Баш/Ансамбль турында/Хор артистлары

Артисты хора

 Рима Әгзамова 

Рима Әгзамова 

Хор артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты

 Аида Вәлиуллина 

Аида Вәлиуллина 

Хор артисты

Казан шәһәрендә туа.
1989-1993 елларда Казан педагогия көллиятендә укый.
1995 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга керә.
Квалификациясе – методист, хормейстер, иҗади-музыкаль коллективлар җитәкчесе, педагог.
2001 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә ялгыз партияләр башкаручы хор артисты булып хезмәт итә. (Артист хора, исполняющий сольные партии).

 Данилә Вәлиуллина 

Данилә Вәлиуллина 

Хор артисты

1978 елның 11 февралендә Татарстан Республикасының Арча районы Алга-Көек авылында туа.

1993-1997 елларда  И. В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем ала;

2009 елда «Филология» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый;

2018 елда Өстәмә һөнәри белем бирү институтының «Театральләштерелгән тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссурасы» бүлеген тәмамлый;

1997 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә «Хор артисткасы» вазыйфасында эшли.

 Инна Галимуллина 

Инна Галимуллина 

Хор артисты

1990 елның 4 маенда Әлмәт шәһәрендә туа. 
2010 елда Ф. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенең К.Т. Хәкимова классы буенча вокал бүлеген тәмамлый.
2015 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының ТР атказанган сәнгать эшлеклесе М.Г. Яхъяев классы буенча дирижерлык бүлеген тәмамлый. 
2015 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артист-вокалист (солист) булып хезмәт итә.
Колоратур сопрано. 
Репертуар:
1. "Умартачы сөйгәнем" (И. Хисамов, М. Галиев).
2. "Сибелә чәчәк" (татар халык җыры).
3. "Зөбәрҗәт" (т. х. җ.).
4. "Дүдәме" (т. х . җ.).

 Фәрит Гафиятуллин 

Фәрит Гафиятуллин 

Хор артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты


1970 елның 3 апрелендә ТАССРның Кукмара районы Олы Сәрдек авылында туа.
1987 елда Олы Сәрдек урта мәктәбен тәмамлый.
1988-1990 елларда армиядә хезмәт итә, чик буе гаскәрләренең яшерен төркеме составында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша.
1991-1995 елларда И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллятендә халыкчан җырлау (народное пение) белгечлеге буенча укый. 

Көллияттән соң, 1995 елда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә җибәрелә.
2003-2009 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында читтән торып белем ала, "Социаль-мәдәни эшчәнлек менеджеры" квалификациясен ала.
Конкурслар һәм концертлар:
1993 ел – «Кукмара кышы» фестиваль-бәйгесенең Гран-при иясе.
1993 ел – «Татар җыры-93» Халыкара башкаручылар конкурсы дипломанты һәм «Ватаным Татарстан» газетасы призы иясе.
1994 ел – «Ягымлы яз» бәйгесендә Гран-при иясе.
1994 ел – Кукмара районы хакимиятенең Мактау грамотасы.
1995 ел – «Татар җыры-95» Халыкара бәйгесе дипломанты.
1996 ел – «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» бәйгесе җиңүчесе.

 Илнар Гомәров 

Илнар Гомәров 

Хор артисты

2013 елдан 2017 елга кадәр Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала.

2017 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.

Вазыйфасы: Артист-вокалист (солист).

Репертуар: «Чибэр кызга»;

«Бөркет турында баллада»;

«Синяя вечность»; 

«Белоснежная вишня»;
 
«Уянсыннар кырлар»; 

«Лучший город земли».

 Илнур Нуриев 

Илнур Нуриев 

Хор артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты


1973 елның 27 маенда Татарстан Республикасының Питрәч районы Шәле авылында туа.
1997 елда Казан театр көллиятен тәмамлый.
1997-1998 елларда Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында эшли. 
2003 елда Н. Җиһанов исемендәге  Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый – профессор Зилә Даян кызы Сөнгатуллинада вокал классы буенча белем ала.
2003 елдан бүгенге көнгә кадәр – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артист-вокалист (солист). 
Лирик баритон.
Репертуар:
1. "Иске кара урман" (татар халык җыры).
2. "Урман" (т. х. җ.).
3. "Гөлмәрфуга" (т. х. җ.).
4. "Озын су өсте" (т. х. җ.).
5. "Бер карадым күзләренең" (Ф. Әхмәдиев муз, тат. хал. сүзләре).
6. "Тау астында" (т. х. җ.)..
7. "Ак пирчәткә"(т. х. җ.).

 Җәмилә Кәлимуллина 

Җәмилә Кәлимуллина 

Хор артисты

1974 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасының Әлки районы Карамалы авылында туа.

1989-1993 елларда  Арча педагогия көллиятендә «Башлангыч сыйныфлар укытучысы» белгечлеге буенча укый.

1993-1998 елларда Казан дәүләт педагогика институтында «Татар теле һәм әдәбияты укытучысы» белгечлеге буенча читтән торып белем ала.

1993-1996 елларда укытучы булып эшли.

2018 елда Өстәмә һөнәри белем бирү институтының «Театральләштерелгән тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссурасы» бүлеген тәмамлый.

1996 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә икенче сопрано партиясен башкаручы хор артисты.

 Илнар Каюмов 

Илнар Каюмов 

Хор артисты

1994-2001 елларда Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укый.

Квалификация: халык җырларын башкаручы, «Вокаль сәнгате» белгечлеге буенча укытучы.

Остазлары:

– ТРның халык артисты Сәхәбиева Зөһрә Котдус кызы;

Татарстанның атказанган һәм Каракалпакстанның халык артисты Хәбибуллина Эльвира Солтан кызы.

2001 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артист-вокалист (солисты) булып эшли.

Репертуар:

А. Ключарев «Кара урман аша»;

Татар халык җыры «Өммегөлсем»;

Җ. Фәйзи «Тормыш җыры»;

С. Садыйкова «Бөркет турында баллада»;

Нагайбәк татарлары җыры «Текер-текер бүдәнә»;

«Бибинур»;

Казах халык песня «Камажай» һ. б.

«Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

 Рамил Миңнегалиев 

Рамил Миңнегалиев 

Хор артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты

1975 елның 4 маенда ТАССРның Тәтеш районы Алабирде авылында туа.

1997 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен ТРның халык, РФнең атказанган артисты, профессор Р.Х. Мифтахова классы буенча вокал бүлеген тәмамлый.

1997-1999 елларда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Харис Нигъмәтҗанов җитәкчелегендәге Халык уен кораллары оркестрында солист булып эшли.

1999 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артист-вокалист (солист) вазифасында хезмәт куя.

Лирик тенор.

Репертуар:

1. «Сорнай моңы» (Р. Яхин, Ш. Хөсәенов).

2. «Мәдинәкәй» (татар халык җыры).

3. «Усаккайлар» (т. х. җ.).

4. «Картуф» (т. х. җ.).

5. «Чын-чын әйтәмен» (т. х. җ.).

6. «Элмәлек» (башкорт халык җыры).

7. «Сандугач» (башкорт халык җыры).

8. «Хуш, авылым» (С. Сәйдәшев, Х. Фәтхуллин).

 Нәфисә Назарова 

Нәфисә Назарова 

Хор артисты

1995 елның 2 февралендә Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Югары Тәтешле авылында туа.

2016 елда Казан дәүләт мәдәният институтының ТРның  халык, РФнең  атказанган артисты, профессор Фәтхетдинов Салават Зәки улы җитәкчелегендә татар театр эстрадасы кафедрасын эстрада артисты белгечлеге буенча тәмамлый. Вокал буенча ТРның халык артисты Илсур Сафинда белем ала.

2018-2019 елларда КФУда «Педагогик белем: өстәмә белем (вокал классы буенча укытучы)» һөнәре буенча белемен яңарткан.

2016 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артист-вокалист (солист).

Контральто/меццо-сопрано.

«Татар моңы 2015», «Татар моңы 2017», «Ваһапов фестивале» һәм башка Халыкара конкурслар  лауреаты,  Хәния Фәрхи истәлегенә I төбәкара конкурсның Гран-при иясе.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертларында башкарган репертуары: татар халык җырлары: «Их, дусларым», «Бәгырем диярмен», «Зәңгәр төймә», «Табул көе», «Мәхәббәт җырлары» хор тезмәсендә «Түгәрәк күл».

 Диләрә Палатова 

Диләрә Палатова 

Хор артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты

1983 елның 16 октябрендә Казанда туа.

2005 елда И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлый –  «Татарча  халыкчан  җырлау»  бүлеге. Вокал классы буенча Татарстан Республикасының халык артисты Хәйретдинова Клара Әкрәм кызыннан, «Татар халык фольклоры»  классы буенча Татарстан Республикасының халык артисты Гәрәева Венера Хәсән кызыннан белем ала.

2005 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының «Социаль-мәдәни эшчәнлек» факультетына укырга керә.

2005 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артист-вокалист (солист) булып хезмәт итә.

Тавыш характеристикасы: киң диапазонлы, бай табигый мелизматикалы лирик сопрано. Абсолют ишетү. Грамоталы җырчы.

Репертуар:

1. «Кәккүк»  (С. Габәши муз.,  Ә. Ерикәй сүз.).

2. «Сәхтиян читек»  (т. х. җ).

3. «Чатырлар» (т. х. җ).

4. «Сәгать чылбыры» (т. х. җ).

5. «Киек казлар» (М Макаров муз., Х. Туфан сүз.)

6. «Яшь таллар» (т. х. җ).

7. «Салкын чишмә»  (т. х. җ).

8. «Агыйдел каты ага» (т. х. җ).

9. «Сүнмәс дәрт»  (т. х. җ).

10. «Яздым сәлам»  (Н. Бәдретдинов муз.).

11. «Кәләш  елавы» («Изге бакча» театральләштерелгән программасыннан).

12. «Сусау»  (С. Садыйкова муз.).

13. «Яшлегем эзләре»  ( С. Садыйкова муз., М.  Шиһапов сүз.).

14. «Ләйсән яңгыр».

15. «Шахта» (т. х. җ).

16. «Течет река Волга» (М. Фрадкин муз, Л. Ошанин сүз.).

17 «Каким ты был» («Кубань казаклары» к/фыннан, М. Исаковский муз., И. Дунаевский сүз.).

18. «Катюша». ( М. Блантер муз., М.  Исаковский сүз).

19. «Гляжу в озера синие»  (Л. Афанасьев муз., И. Шафер сүз.).

20. «Джамайка»  (Т. Вилли, шигырьләр авторы билгесез).

 Ләйсән Романцова-Зәкиева 

Ләйсән Романцова-Зәкиева 

Концерт алып баручы артист

Татарстан Республикасының атказанган артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты

1969 елның 4 ноябрендә Казан шәһәрендә туа.

1989 елда Казан театр көллиятендә «Драма театры артисты» бедгечлеге буенча ТАССРның атказанган артисты Шамил Бариев остаханәсен тәмамлый.

2018 елда Өстәмә һөнәри белем бирү институтының «Театральләштерелгән тамашалар һәм бәйрәмнәр режиссурасы» бүлеген тәмамлый.

1989 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә ялгыз партияләр башкаручы хор артисты (артист хора, исполняющий сольные партии) һәм концерт программаларын алып баручы булып эшли.

2022 елның 14 гшыйнварында «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

Бүгенге көндә – концерт алып баручы артист (артист, ведущий концерт).

 Чулпан Сәлимуллина 

Чулпан Сәлимуллина 

Хор артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты

1978 елның 18 октябрендә Башкорт АССРның Түреш авылында туа.

2001 елда И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең «Ялгыз халыкчан  башкару» (Сольное народное пение) бүлеген тәмамлый.

Педагог – Татарстан Республикасының атказанган артисты, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры солисты Разия Әнвәр кызы Үзбәкова.

2001 елның октябреннән бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артист-вокалист (солист) булып эшли.

Дәүләт бүләкләре:

2012 ел –  «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» күкрәк билгесе;

2017 ел – «Татарстан Республикасының атказанган артисты».

Реперуар:

«Зөбәрҗәт»;

«Тау астында»;

 «Әзифә»;

« Бүз тургай»;

 «Сагыну»;

 «Эрбет».

 Алмаз Сафин 

Алмаз Сафин 

Хор артисты

1991 елның 9 июлендә Татарстанның Яр Чаллы шәhәрендә туа. Балык Бистәсе районы Түбән Тегермәнлек авылында үсә, урта мәктәпне тәмамлый һәм 2009нчы елда Казан Дәүләт Мәдәният hәм Сәнгать Университетына укырга керә. Анда ул Татарстанның халык, Башкортстанның hәм Рәсәйнең атказанган артисты, автоспорт остасы, профессор Фәтхетдинов Салават Зәкиевич бүлегендә белем ала.

Кечкенәдән җырларга яраткан егет барлык булган конкурсларда hәм фестивальләрдә катнашып бара. Иң беренче җырын 11нче сыйныфта укыганда яздыра. Ул да булса Шәриф Биккол сузләренә Венер Мөхәммәдиев иҗат иткән "Көт бәгырем" ретро җыры. Шул вакыттан башлап һәрвакыт иҗат белән яши.

2013нче елда университетны тәмамлагач, Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаша. Алмаз Сафин бүгенге көнгә кадәр озак еллар дәверендә ансамбльдә татар сәнгате өчен тугры хезмәт итә.

 Зөлфәт Сөләйманов 

Зөлфәт Сөләйманов 

Хор артисты

1990 елның 28 ноябрендә Аксубай районының Яңа Кирәмәт авылында туа.

2008 елда урта мәктәпне һәм Балалар сәнгать мәктәбен баян һәм вокал класслары буенча тәмамлый.

2013 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын «Вокал-хор дирижерлыгы» белгечлеге буенча ТР атказанган сәнгать эшлеклесе М.Г. Яхъяев һәм Л.Ә. Гафиятуллина, вокал буенча Г.Б. Бабаева һәм Л.Б. Хәсәнова классларында белем алып тәмамлый. Республика конкурслары лауреаты.

2013 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артист-вокалист (солист).

Лирик тенор.

Репертуар: Татар халык ьырлары: «Ашхабад»,  «Тәчкә-икә», «Картуф», «Чияле», «Тәфтиләү», «Сәрвиназ»; «Чишмә буенда» (С. Сәйдәшев), «Казан кызы» (З. Хәбибуллин), «Миләүшә» (Җ. Фәйзи), «Аулак өй» вокаль-хореографик программасында «Зәйнәп» (Кунак егет җыры).

 Рамил Хәкимов 

Рамил Хәкимов 

Хор артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты

1981 елның 22 маенда Казанда туа.

Татар гимназиясен тәмамлый. Мәктәптә уку белән беррәттән гармоника түгәрәгендә дә шөгыльләнә..

1999-2002 елларда И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем ала.

2001 елдан бирле ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.

2015 елда «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

 Фәридә Шәйхетдинова (Сөнгәтова) 

Фәридә Шәйхетдинова (Сөнгәтова) 

Хор артисты

1992 елның 8 ноябрендә Казан шәһәрендә туа.

2013 елда И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең «Халыкчан ялгыз башкару» (Сольное народное пение) бүлеген тәмамлый.

2017 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген ТР атказанган артисты Г.Р. Мурзиева классында тәмамлый,

2017 елдан бирле ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артист-вокалист (солист).

Лирик-колоратур сопрано.

Репертуар:

1. А. Ключаревның «Язгы моннар» җырларынанан тезмә.

2. «Сибелә чәчәк» (татар халык җыры).

3. «Зөлхиҗҗә» (татар халык җыры).

4. «Зөбәрҗәт» (татар халык җыры).

5.  «Кар суы» (татар халык җыры).

 Радик Шакиров 

Радик Шакиров 

Хор артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты

 Ильяс Сәләхов

Ильяс Сәләхов

Хор артисты

2003 елның 27 февралендә туган.

Балтач урта мәктәбен, Балалар сәнгать мәктәбен баян, хореография класслары буенча тәмамлый.

2021-2025 елларда И.В. Аүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә белем ала.

2025 елның сентябреннән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.

 Айнур Исламов

Айнур Исламов

Хор артисты

2021 елда Октябрьск музыка көллиятен тәмамлаган.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 2025 елның 10 октябреннән эшли.

Репертуар: "Жанкай-жанаш",  "Иделлэре-кулләре", "Янбикә", "Казан сөлгесе", "Су буеннан әнкәй кайтып килә", "Хушлашырга ашыкма", "Җырланмаган әле безнең җыр".

 Регина Тимербулатова

Регина Тимербулатова

Хор артисты

2012-2016 елларда Казан музыка көллиятендә «Халыкчан ялгыз башкару» (Сольное народное пение) факультетында, 2016-2020 елларда Казан дәүләт консерваториясенең «Музыкаль театр актеры» факультетында, 2012-2017 елларда Казан федераль университетының «Финанс һәм кредит» факультетында белем алган.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 2020 елда эшли башлый.

Репертуар: 3. Хәбибуллин "Яшьләр вальсы", татар халык җырлары –  "Пар аккошлар",  „Бөдрә тал", "Көймә килә", "Сибелә чәчәк", "Сәхтиян читек", "Зөбәрҗәт", "Табул көе", "Кар суы", "Көймә килә", "Зөлхиҗә", "Түгәрәк күл", "Дим-Дим"; башкорт халык җырлары –  "Элмәлек", "Сандугач";  С. Сәйдәшев – "Бибисара", "Кояшлы вальс", "Бала уйнатканда", М. Чумаков – "Белоснежная вишня".

Халыкара «Татар кызы», «Калфаклы сандугач», «Ягымлы яз» конкурслары һәм фестивальләре, «Болгар радиосы» милли премиясе лауреаты.

 Алсинә Загфарова

Алсинә Загфарова

Хор артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты

 

Питрәч районының Шәле авылында туа.

И.Иванов исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлаган. Ахәдиева-вокал классы буенча РФ һәм ТР халык артисткасы, доцент А.Ф. К. Хәйретдинова, татар халык фольклоры классы буенча ТР халык артисты Гәрәева Венера Хәсән кызы.

2004 елдан-ТР Гапитында артист-вокалист (солист).

Лирик-колоратур сопрано.

Репертуар:

1. «Фазыл чишмәсе» (тат. халык муз., С. Хәким сүз.).

2. «Бала уйнатканда» (тат. хал. җыры).

3. «Сибелә чәчәк» (тат. нар. песня).

4. «Эңгер-меңгер" (себер татарлары халык җыры).

5. «Чит илләргә чыксаң»  (С. Садыйкова, И. Юзиев).

6. «Бәйрәм бүген» (Г. Тукай, Җ. Фәйзи).

7. «Бөдрә тал» (тат. хал. җыры).

8. «Ак перчәткә» (тат. хал. җыры).

9. «Иске кара урман» (тат. хал. җыры).

10. «Болын» (тат. хал. җыры).).

11. «Гөлләрем» (З. Хәбибуллин, М. Җәлил).

12. «Дүдәме» (тат. хал. җыры).

13. «Бүз тургай» 

(Оренбург татарлары халык җыры).

14. «Тау астында» (тат. хал. җыры).

15. «Яңа язлар килә». (Р. Яхин, А. Шамин).

16. «Пар канатлылар» (Э. Мөэминова).

17. «Чайкалалар көймәләр».

18. «Әзифә» (тат. хал. җыры).

 Фәнил Фәйзуллин

Фәнил Фәйзуллин

Хор артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты

1989 елның 26 августында Тәтеш районының Олы Әтрәч авылында туа.

2006 елда урта мәктәпне тәмамлый.

2006-2010 елларда И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә укый,

2010-2011 елларда Санкт-Петербург шәһәрендә Көнбатыш хәрби округының җыр һәм бию ансамблендә армиядә хезмәт итә.

2012-2017 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укый.

2007 елдан 2014 елга кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә солист булып эшли.

2013 елдан 2020 елга кадәр «Казан егетләре» төркеме солисты.

2020 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.

Лирик баритон.

Репертуар:

«Кара урман», «Урман», «Озын су өсте», «Уел», «Күн авылы көе», «Жырланмаган эле безнен жыр», «Олы юлның тузаны», «Рәйхан», «Җәй айлары», «Бүләк ит син мина», «Син минем истә», «Язгы моңнар», "Этно" һ.б.

2024 елда «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.

 Гөлназ Яхшыгулова

Гөлназ Яхшыгулова

Хор артисты

1992 елның 9 августында Башкортстан Республикасының Бакалы районы Куштирәк авылында туа.

2012 елда Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллиятен тәмамлый (музыка мәктәбе укытучысы, балалар бакчасында музыка җитәкчесе).

2016 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый (академик хор дирижеры, укытучы).

Институт кысаларында «Стендаль» ансамблендә җырлый, педосталык, дирижерлык, вокал буенча күп кенә бәйгеләрдә, фестивальләрдә катнаша һәм лауреат була.

2016 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә.

 Зимфира Хәмәдиярова

Зимфира Хәмәдиярова

Хор артисты

1999 елның 12 апрелендә Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Иске Калмаш авылында туа.

2016 елда сәнгать мәктәбен баян һәм вокал класслары буенча тәмамлый.

2021 елда ТРның  халык, РФнең атказанган артисты, профессор Фәтхетдинов Салават Зәки улы җитәкчелегендә Казан дәүләт мәдәният институтының   «Татар театр эстрадасы»  кафедрасын тәмамлый. Вокал буенча укытучысы – ТРның  атказанган артисты, доцент, профессор Варшавская Нина Петровна.

«Татар моңы» Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсы лауреаты.

 Инзилә Сәмитова

Инзилә Сәмитова

Хор артисты

2000 елның 19 октябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туа.

2009-2016 елларда Яшел Үзән шәһәренең Балалар музыка мәктәбендә «Академик вокал» белгечлеге буенча укый.

Халыкара конкурслар лауреаты.

«Татар кызы» Халыкара конкурсының ярымфиналисты.

2020 елда И.В Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең «Халыкчан ялгыз башкару» (Сольное народное пение) бүлеген тәмамлый. Вокал һәм фольклор укытучысы –Татарстан Республикасының халык артисты Туишева Ания Хәлилулла кызы.

Казан федераль университетын тәмамлаган.

2022 елның сентябреннән бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә артист-вокалист (солист) булып хезмәт итә.

Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена