Баш/Ансамбль турында/Оркестр артистлары

Артисты оркестра

 Марсель Вахитов 

Марсель Вахитов 

Оркестр артисты

Татарстан Республикасының атказанган артисты

1987 елның 14 декабрендә Яр Чаллы шәһәрендә туа.

1995 елдан 2002 елга кадәр Чаллы шәһәренең 7нче санлы Урта махсус музыка мәктәбендә баян классы буенча Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Х.Х. Губеев һәм Н.В. Лобанова классларында укый.

2002-2007 елларда Чаллы сәнгать училищесында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Н.В. Лобанова классында музыкаль белем алуын дәвам итә.

2007-2012 елларда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә профессор А. Ю. Протасовта белем ала.

Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты.

2012 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры артисты.

2023 елдан 32нче Татар балалар музыка мәктәбендә концертмейстер булып эшли.

2024 елда Хәрби бердәмлекне ныгытуга һәм РФ Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны хәл итүгә зур өлеш керткән өчен «Фронтка ярдәм өчен» медале тапшырылды.

2025 елда милли сәнгатьне үстерүгә керткән зур өлеше өчен «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

 Азат Галимуллин 

Азат Галимуллин 

Оркестр артисты

1988 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Актаныш районының Киров исемендәге совхоз бистәсендә туган. 1995 елдан Актаныш муниципаль районының Киров авылында «Киров гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә укый. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң 2006 елда Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятенә «Социаль-мәдәни эшчәнлек һәм халык сәнгать иҗаты» юнәлеше буенча  «Инструменталь иҗат» белгечлегенә укырга керә. Аны педагог Н.В. Красильниковада 2009 елны тәмамлый.

2009 елдан «Халык сәнгать иҗаты» белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укуын дәвам итә. 2014 елда Дәүләт имтихан комиссиясе карары белән «Музыкаль - инструменталь коллективның сәнгать җитәкчесе, укытучы» квалификациясе бирелә.

Үз белгечлеге буенча доцент, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, республика, Бөтенроссия, Халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты Ш.С. Шәмгунов классында укый.

Уку эшчәнлеге вакытында күп кенә Халыкара һәм Бөтенроссия фестиваль-конкурсларында катнаша. Дипломнар һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

2013 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә оркестр артисты булып эшли башлый. Хөкүмәт концертларында катнаша. Чит илләр һәм Россия буенча гастроль сәфәрләре күп.

2019 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Профсоюз оешмасы рәисе булып тора.

2025 елда Азат Камил улына ТР Дәүләт җыр һәм бию оркестры дирижеры вазифасы йөкләнә.

Мактау грамоталары:

2017 ел — Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе;

2022 ел — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы.

Һөнәри-иҗади казанышлар исемлеге:

Концерт программаларында «Арча моңнары», «Җизнәкәй» әсәрләрен башкара.

Дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарын киңәйтү өчен яңа әсәрләр һәм композицияләр булдыру процессында Азат Камил улы оркестровкалаучы, аранжировщик, әсәрләр иҗат итүче хезмәтләрен күрсәтә.

Галимуллин А.К. Л. Хәмитованың «Күмәк бию» хореографик куелышының музыка автордашы булып тора.

 

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен оркестровкалары һәм эшкәртмәләре:

1. «Тезмә» – халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Р. Гарипова хореографиясе.

2. «Кызлар аулак өе» (Девичник) – хореографик миниатюра, Р. Мостафин музыкасы, А. Галимуллин инструментовкасы, Р. Гарипова хореографиясе.

3. «Ак бүрек» – татар халык җыры, хор өчен А. Ключарев  эшкәртүендә, А. Галимуллин оркестровкасы.

 4. «Кияу» (Жених) – халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Ф. Гаскәров хореографиясе.

 5. «Канатлы яшьлек» – халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Р. Гарипова хореографиясе.

6. «Халыклар дуслыгы» –  А. Галимуллин инструментовкасы, Л. Хәмитова хореографиясе.

7. «Мизгел» халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртмәсе, Л. Хәмитова хореографиясе.

8. «Тальян гармун» халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртмәсе, вокал өчен соло.

9. «Авыл моңнары» Р. Вәлиев, А. Галимуллин инструментовкасы, оркестр номеры.

10. «Без татарлар» А. Галимуллин инструменты, Л. Хәмитова хореографиясе.

11. «Юлык» (авыл исеме) халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Х. Ишбердин хореографиясе.

12. «Субботея» (рус биюе) А. Галимуллин инструментовкасы.

13. «Рамбар юллары» –  халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

14. «Бер генә минутка» — Ф. Мортазин музыкасы, А. Галимуллин инструментовкасы, вокал өчен соло.

15. «Чатырлар»  хореографик композициясе — халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Л. Хәмитова хореографиясе.

16. «Ай, җаныем, суларда»  —  халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Л. Хәмитова хореографиясе.

17. «Себерчә» («По-сибирски») — халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Л. Хәмитова, А. Хәмитов хореографиясе.

18. «Сандугачым-былбылым» (тальян  өчен соло) — халык музыкасы, А. Галимуллин оркестровкасы, оркестр номеры.

19. «Дим-Дим» — халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

20. «Юлларым» (Ә. Авзалова җырларына тезмә) А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

21. «Жаныем, бәгърем» халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

22.​2020 елда Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов белән берлектә «Туй» вокаль-хореографик спектаклен куюда ике картинаның музыкаль бизәлешендә катнашты:

— «Әйе шул, шулай шул» –  халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Л. Хәмитова хореографиясе.

— «Печән базары» театральләштерелгән сәхнә, халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә.

 — «Кияү белән шаярту» халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Л. Хәмитова хореографиясе.

— «Шаяртып бию» халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Л. Хәмитова хореографиясе.

— «Ай, былбылым» халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Л. Хәмитова хореографиясе.

 — «Туй мәшәкатьләре» халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Л. Хәмитова хореографиясе.

— «Илче бага» («Ай һилләү») халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Л. Хәмитова хореографиясе. 

— «Җиз самовар» халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, Л. Хәмитова хореографиясе.

 23. «Тальян гармун»  —  халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

24. «Бондюг кызы Зиләйлүк» — халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

25. «Умырзая» — А. Маликов музыкасы, З. Хуҗин сүзләре, А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

26. «Бондюг татарлары биюе» — шаян бию, А. Галимуллин эшкәртүендә.

27. «Җәй айлары»   С. Сәйдәшев музыкасы, Т. Гыйззәт сүзләре, А. Галимуллин эшкәртүендә.

28. «Имәннәр шаулый» — Т. Шәрипов музыкасы, Г. Рамазанов сүзләре, А. Галимуллин эшкәртмәсе.

29. «Күн авылы көе» халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

30. «Их, күңел ачабыз» А. Галимуллин оркестровкасы, оркестр номеры.

31. «Чит ил дидем» — И. Хәбибуллин музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

32. «Бәхет юллары» — Л. Батыр Болгари музыкасы, вокал өчен соло.

33. «Туган авылым» — А. Галимуллин оркестровкасы (курай өчен соло).

34. «Валенки» халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

35. 2024 елда Татарстанның  атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш хормейстеры Н.Р. Гәрәев белән берлектә Казан арты татарларының музыкаль-этнографик материалы нигезендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен «Казан арты моннары» дигән яңа программа төзүдә катнашты.

«Ай, йолдызым» хор өчен  Н. Гәрәев эшкәртүендә, А. Галимуллин инструментовкасы;

– «Ай, матур гөл генә» – хор өчен Н. Гәрәев эшкәртүендә, А. Галимуллин инструментовкасы;

– «Беләзегем, йөзегем» – хор өчен Н. Гәрәев эшкәртүендә, А. Галимуллин инструментовкасы;

– «Әтнә» – А. Вәлиуллин музыкасы, хор өчен Н. Гәрәев эшкәртүендә, А. Галимуллин инструментовкасы.

36. «Иделләре-күлләре» — халык музыкасы, А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

37. «Кечет Лактеш» мари халык җыры, А. Галимуллин эшкәртүендә, вокал өчен соло.

38. «Мәңгелек могҗиза» А. Галимуллин инструментовкасы, вокал өчен соло.

39. «Шахта» халык музыкасы, А. Галимуллин инструментовкасы, вокал өчен соло.

40. «Якутия моя» — А. Галимуллин инструментовкасы, вокал өчен соло.

 Алсу Желонина 

Алсу Желонина 

Оркестр артисты

Казан шәһәрендә туган.

Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 1999 елдан бирле эшли.

 Оксана Лядова 

Оксана Лядова 

Оркестр артисты

1975 елның 14 маенда Казан шәһәрендә туа.

1993 елда кларнет классы буенча Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбен тәмамлый. Шул ук елда профессор А.Г. Гыйльфанов классына Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә инструменталь бүлеккә укырга керә. 1998 елда Казан дәүләт консерваториясен «Оркестр артисты, камера ансамбле артисты, «инструменталь башкару» (кларнет) укытучысы» квалификациясе белән тәмамлый.

1995 елның 1 февраленнән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә оркестр төркеме составында эшли, шулай ук ялгыз партияләр башкара. Мөстәкыйль рәвештә саксофон, курай кебек уен коралларын үзләштерә. Хәйрия чараларында һәм концертларда актив катнаша.

Мактаулы бүләкләре:

1. Казан шәһәре Башкарма комитеты мәдәният идарәсенең Мактау грамотасы

2. Халыкара, Бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге конкурслар лауреаты.

3. Укучыларны Халыкара, Бөтенроссия һәм республика дәрәҗәсендәге конкурсларга әзерләгән өчен Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары.

4. 2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада кысаларында уздырыла торган тантаналы чараларда катнашучы сертификаты.

5. Мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республика комитетының Рәхмәт хаты.

 Елена Мостафина 

Елена Мостафина 

Оркестр артисты

 Гөлзар Сәлимова 

Гөлзар Сәлимова 

Оркестр артисты

1980 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Мөслим районының Мөслим авылында туа.

1993-1995 елларда Балалар музыка мәктәбендә домра классы буенча Салихҗанова Дилбәр Рифкать кызы классында укый.

1995-1999 елларда Ф.З. Яруллин исемендәге музыка көллиятендә мәгаллимә Нуриева Фәридә Сәет кызында домра классы буенча халык уен кораллары бүлегендә укый. Укытучы, оркестр (ансамбль) артисты халык уен кораллары белгечлеге буенча иҗат коллективы җитәкчесе квалификациясе бирелә.

1999-2004 елларда Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә домра классы буенча профессор, халык артисткасы Мөхәммәтдинова Гүзәл Фаил кызында, оркестр дирижерлыгы классы буенча Саха Якутия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан дәүләт консерваториясе доценты Кисленко Николай Иванович классларында ике белгечлек буенча укуын дәвам итә.

Концерт башкаручысы, оркестр артисты, ансамбль артисты, укытучы, оркестр дирижеры квалификацияләре бирелде.

2004 елның 15 февраленнән бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә оркестр төркемендә эшли. Домра төркеменең концертмейстеры булып тора. Мандолина инструментында да уйный. Оркестрда ялгыз партияләр, шулай ук оркестр белән ялгыз әсәрләр башкара. Алар арасында Рафаил Бакировның «Татар темасына ике фантазия», Нур Даутовның «Фатыйма», Гәрәев Нияз Рафис улының мандолина өчен эшкәртелгән «Апрель микән, март микән» әсәрләре бар.

Оркестр төркеменең этник ансамблендә уйный. Хәйрия чараларында һәм концертларда актив катнаша.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясенең Рәхмәте бар.

Халыкара, Бөтенроссия, республика, муниципаль дәрәҗәдәге конкурсларда солист буларак һәм ансамбль составларында лауреат.

Бөтенроссия, республика конкурсларына укучыларны  уңышлы әзерләгәне өчен Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар.

 Айрат Хәйруллин 

Айрат Хәйруллин 

Баш дирижер, оркестр артисты

 Ленар Шәмсетдинов 

Ленар Шәмсетдинов 

Оркестр артисты

1987 елның 7 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туа.

1994 елдан 2004 елга кадәр Яр Чаллы шәһәренең урта һөнәри белем бирү мәктәбендә баян классы буенча ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, педагоглар Лобанова Н.В һәм В.Н. Фокин классларында белем ала.

11 сыйныфны тәмамлагач, 2004 елда Н.Г. Җиһанов исеменәге Казан дәүләт консерваториясенә «Баян» белгечлеге буенча пофессор А.Ә. Фәйзуллин классына укырга керә.

2009 елда «Инструменталь башкару, оркестр халык уен кораллары (баян)» белгечлеге буенча «Концертта башкаручы, оркестр артисты, ансамбль артисты, укытучы» квалификациясе белән Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый.

2006 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә концертмейстер булып эшли башлый.

Ә 2007 елдан оркестр төркеме составында әйдәп баручы баянчы булып эшли.

Хөкүмәт концертларында катнаша. Чит илләр һәм Россия буйлап гастрольләре күп. Гармун, курай, фортепиано кебек уен коралларында уйный.

Татарстан республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән.

Солист буларак та, ансамбльләр составында да Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслар лауреаты.

Яр Чаллы мэрының исемле стипендиаты.

 Аида Йосыпова

Аида Йосыпова

Оркестр артисты

Йосыпова Аида Фәрит Кызы

Әлмәт шәһәрендә туган.

Р.Н. Нәгыймова исемендәге 1нче Балалар музыка мәктәбен тәмамлаган. Укытучысы – Муллина Л.А.

2019 елда Абдуллина Г.И. классында (домра)  Ф.З. Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятен тәмамлый.

2023 елда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә профессор Мөхәммәтдинова Г.Ф. классында укуын тәмамлый.

Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты.

2018 елда «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы стипендиаты.

И. Воронова исемендәге «Яңа исемнәр» («Новые имена») хәйрия фондының 2018 елгы стипендиаты.

2023 елдан С.З. Сәйдәшев исемендәге 17 нче номерлы Балалар музыка мәктәбендә домра буенча укытучы булып эшли.

2024 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестр төркеме артисты.

 Айгөл Сәмигуллина

Айгөл Сәмигуллина

Оркестр артисты

2020-2024 елларда И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә «Флейта» классы буенча белем ала.

2024 елда Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә.

2024 ел – Казан федераль университетының «Журналистика» факультетына укырга керү.

2021-2025 еллар  –  4нче санлы Балалар сәнгать мәктәбендә флейта һәм курай укытучысы.

2024 елдан – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты.

2025 елдан – И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә курай буенча укытучы.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә башкара торган репертуары: «Курай моңнары», «Жанлы курай», «Чокырлия», «Парафраз», «Арча», «Айһайлүк», «Жанаш».

 Альбина Попова

Альбина Попова

Оркестр артисты

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 2006 елдан бирле эшли.

Башлангыч музыкаль белемне кызыл диплом белән тәмамлый.

Музыка теориясе һәм сольфеджио буенча төбәк олимпиадаларында I һәм II премияләр лауреаты.

Скрипкада башкаручыларның төбәк фестивальләрендә II һәм III премияләр лауреаты.

Дипломлы белгеч, ике музыка инструментында (скрипка, альт) профессиональ дәрәҗәдә уйный.

Абсолют ишетү иясе.

2008 елда Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый (РФнең һәм ТРның атказанган укытучысы О.Б. Хәбибуллина классы).

2025 елда «Иҗади казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә.

 Елизавета Григорьева

Елизавета Григорьева

Оркестр артисты

Уку еллары:

2012-2016 еллар – Краснотурьинск сәнгать көллияте, белгечлеге: флейта.

2016-2017  еллар – Урал дәүләт педагогика университеты, белгечлеге: вокал, хор дирижеры.

2017-2022 еллар – Н.Г.  Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, белгечлеге: оркестр артисты, педагог.

Эш урыннары:

2014-2015 елларТөньяк Урал балалар сәнгать мәктәбе.

2018-2020 елларКазан шәһәре Совет районының 20нче балалар музыка мәктәбе.

2020-2021 елларКазан шәһәре Идел буе районының 22нче балалар музыка мәктәбе.

2020-2021 елларБолак буендагы Яшьләр театры, оркестр артисты.

2021-2025 елларН.Г. Җиһановисемендәге Казан дәүләт консерваториясе, «Камера ансамбле» кафедрасында концертмейстер.

2024 елдан – Казан шәһәре Авиатөзелеш районының 11нче балалар музыка мәктәбе.

2025 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә «Оркестр артисты» вазифасында эшли, флейта, флейта-пикколо, курай инструментларында уйный.

 Нияз Галиев

Нияз Галиев

Оркестр артисты

2006 елда Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе каршындагы урта махсус музыка мәктәбен тәмамлый.

2006-2011 елларда Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.

2013 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә оркестр артисты булып эшли.

Иван Андреев

Оркестр артисты

И.В. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятен тәмамлаган.
Хәзерге вакытта  Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә музыкаль белем алуын дәвам итә.
Польшаның Варшава шәһәрендә уздырылган X Халыкара конкурсында 1 дәрәҗә лауреат. 
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 2025 елдан бирле эшли.

Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена