Татар биюенең барлык матурлыгын танып белергә омтылучылар өчен без «Мирас» ( «Наследие») дип исемләнгән мультимедияле белем бирү программасы оештырдык.
Татар биюенең барлык матурлыгын, сихри көчен һәм зирәклеген аңлау юлында без сезгә ярдәм итәрбез дип ышанабыз!
Һөнәри сәхнә бию сәнгате бер кеше белән генә түгел, ә дистәләгән буыннар һәм йөзләгән бию остазлары белән тудырыла. Аларның һәркайсы үз өлешен һәм кабатланмас эзен калдыра. Шуңа күрә, бию сәнгатендәге һәр остазның хезмәтен бергә кушканда гына, күләмле гүзәл хореографик сәнгать әсәре килеп чыга.
Халыкның күңел халәтен бию аша тасвирлап буламы?
Татар биюе мөмкин булмаганны да үз эченә сеңдергәндер кебек: яшь егетнең йөрәк ялкыны җылысыннан оялудан дулкынланган татар кызының керфек кагышы, зәңгәр офыкларга омтылган Идел елгасының назлы шаулавы, чишмә сулары белән мөлдерәп тулган чиләкләрнең моңлы җырлары, аккошларның канат кагу мизгеле, лалә чәчәгенең җилдә назлы тибрәлүе, ак яулыклы әбиләр алъяпкычындагы һәм яшь кызларның көмеш беләзекләрендәге бизәкләр чагылышы, әнкәйләрнең бишек моңнары, туган яктан искән назлы таң җиленең кайнар сәламе, болын - кырларның язын шаулап чәчәк атуы, милли бәйрәмнәрнең гүзәл аһәңе!.. Кайвакыт, татар биюе тапшырган могҗизаны ноталарга язып та, бию хәрәкәтләре аша да күрсәтергә мөмкин түгел, бары тик йөрәк аша гына тоемлап, остаздан укучыга, ата-бабалардан киләчәк буынга мирас итеп калдырырга була. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең берничә буын музыкантлары, балетмейстерлары һәм биючеләре уникаль характерлы милли образларны өйрәнү, саклап калу һәм киләчәккә тапшыру өчен дистә еллап гомерләрен багышладылар. Ансамбльнең «Алтын Фонд»ын танылган композиторлар, рәссамнар һәм фольклорчылар һәрдаим баетып тордылар. Монда иң беренче булып халык станогы җыелды. Бирегә халык музыкасы, биюе һәм костюмнары буенча тәҗрибә тупларга киләләр. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле халык мирасын саклап кына калмый, аны татар сәнгатенә тугры булган тамашачыларына бүләк тә итә!
Татарстанның бию мәдәниятен формалаштыруга географик һәм психологик тәртипнең, иҗтимагый һәм хезмәт торышының күпсанлы сәбәпләре, халык яшәешенең башка үзенчәлекләре, әмма иң беренче чиратта, культ факторлары йогынты ясады. Ислам биюне, хәер, музыканы да, җырны да, рәсемне дә катгый тыйган. Эзәрлекләүләргә карамастан, татар бию фольклоры халык арасында яшәгән, мәхәббәт казанган. Ислам дине кануннары йогынтысы астында киң таралыш һәм югары үсеш алмаса да, татар биюе бик үзенчәлекле булган.
Күп җирләрнең халык мәдәниятендә массакүләм хореографик гамәлләр яшәгән. Бу җирле хакимиятнең ышанычлылыгына, гореф-гадәтләренә һәм теге яки бу җирлекнең гомуми фольклор тормышын чагылдыра торган башка хәлләргә бәйле, ә кайчакта аерым алынган бөтен авылның биюе дә искәрмә буларак кабул ителгән яки аны керәшен татарлары башкарган дип саналган.
XIX гасырның икенче яртысында татар зыялылары - язучылар, шагыйрьләр һәм галимнәр милли әдәбият һәм сәнгатьне булдыру проблемалары өстендә актив эшлиләр (XIX гасыр уртасына кадәр татар әдәбиятында, хәер, барлык төрки халыкларда шигърият өстенлек иткән), шулай ук үз халкының мәдәниятен һәм мәгарифен үстерү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнгәннәр. XIX гасырның икенче яртысында күренекле галим һәм мәгърифәтче Каюм Насыйри тарафыннан татар фольклорын системалы рәвештә өйрәнү башлана.
Алга таба, ХХ гасыр башында, «авыл биюләре»нең җанлы пластик хәрәкәтләре әкренләп «шәһәр биюләре»нә күчә башлый.
1906 елның 22 декабрендә Казанда киң тамашачылар өчен төрек драматургы Намык Кемалның «Кызганыч бала» драмасы һәм «Мәхәббәт аркасында бәла» комедиясе күрсәтелде. Бу көн татар театрының туган көне булып санала! Ләкин дини фанатикларның һәртөрле киртәләре аша бу вакыйгага килү бик авыр булды. Прогрессив көчләрнең искелекне җиңүе татар мәдәниятен үстерү тарихында яңа чорны ача. Бу хәл 1916-1917 елларда, ул вакытта Ырынбурның «Ширкәт» («Товарищество ») һәм Казанның «Сәйяр» («Странствущая») татар драма труппаларында татар драматургиясенең булачак классигы Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» пьесасы куелгач була.
Татар драма театры киләчәктә милли профессиональ хореографиядә билгеле бер гореф-гадәтләрне формалаштыруда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтте, чын мәгънәсендә, татар биюенең профессиональ сәхнәгә чыгуы революцион вакыйга булды.
Megagroup.ru