Баш/Новости подробно/КАЗАН КРЕМЛЕ МАНАРАЛАРЫ ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ТАВЫШЛАРЫ БЕЛӘН ЯҢГЫРАЯЧАК: «МУЗЫКА БАШНИ» («МАНАРА МУЗЫКАСЫ») ПРОЕКТЫ СТАРТ АЛА

КАЗАН КРЕМЛЕ МАНАРАЛАРЫ ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ТАВЫШЛАРЫ БЕЛӘН ЯҢГЫРАЯЧАК: «МУЗЫКА БАШНИ» («МАНАРА МУЗЫКАСЫ») ПРОЕКТЫ СТАРТ АЛА

КАЗАН КРЕМЛЕ МАНАРАЛАРЫ ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ТАВЫШЛАРЫ БЕЛӘН ЯҢГЫРАЯЧАК: «МУЗЫКА БАШНИ» («МАНАРА МУЗЫКАСЫ») ПРОЕКТЫ СТАРТ АЛА
 
Республиканың иң өлкән иҗат коллективларының берсе — Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле быел Казан Кремле тарафыннан оештырылган  «Музыка башни» («Манара музыкасы») масштаблы Халыкара проектка кушылды. Проект гасырлар буе дәвам иткән тарихны һәм халык сәнгатенең җанлы сулышын берләштерә: Казан Кремленең борынгы манаралары татар мәдәниятенең тарих белән тирән бәйләнешен ачучы киңлеккә әверелә.

«Манара музыкасы» — Бөтендөнья ЮНЕСКО мирасы объектларын берләштерүче уникаль Халыкара музыкаль проект: Казан Кремле, Несвиж сарае һәм Белоруссиядәге Мир замогы. Проектның идеясе — музыкаль традицияләрнең тарихи киңлекләрне җанландырырга һәм илләр арасында мәдәни диалогны булдырырга сәләтле булуын күрсәтү.

Артистларның чыгышлары Казан Кремленең Спас, Тайницкий һәм Консистор манараларының тарихи диварларында узачак. Үзенчәлекле акустика, гасырлар буе дәвам иткән атмосфера һәм архитектураның монументальлеге һәр концертны зур вакыйгага һәм тарихның бер өлешенә әверелдерә.

Проект 16нчы майда Казан Кремленең тарихи-архитектура комплексында старт алды. 16нчы һәм 17нче май көннәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең оркестр төркеме солистлар белән бергә Спас манарасында концерт күрсәттеләр. Артистлар халык көйләренең һәм вокал партияләренең борынгы архитектураның катгый контурларына ничек туры килүен күрсәтә алдылар, кабатланмас яңгыраш тудырдылар — анда үткәннең сулышы да, традицияләрнең җанлы энергиясе дә ишетелде.

Алда — тамашачылар белән яңа очрашулар! 23нче һәм 24нче майда коллектив барлык тамашачыларны Консистор манарасында көтеп кала. Бу концертлар мөһим мәдәни әңгәмәнең дәвамы булачак: музыка һәм бию аша ансамбль татар мирасының бар байлыгын, беренчел матурлыгын һәм көчен саклап киләсе буыннарга тапшыра.

«Манара музыкасы» проекты җәй буе дәвам итәчәк — май, июнь һәм июль вакыйгаларга бай булачак, алар Казан халкына һәм кунакларына тарихи манараларда милли мәдәният тавышын ишетергә мөмкинлек бирәчәк.

Казан халкын һәм кунакларны коллективыбызның киләсе чыгышларында көтәбез! Әйдәгез, бергәләп музыка сөйләгән тарихны тыңлыйк!

 
Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена