КВАЛИФИКАЦИЯ КҮТӘРҮ КУРСЫ ПРОГРАММАСЫ
«Халыкчан-сәхнә биюе: традицияләр һәм заманча тенденцияләр белән бәйләнеш»
Мәдәни-ял итү оешмаларының үзешчән хореография коллективлары җитәкчеләре; Татарстан Республикасының балалар сәнгать мәктәпләре, өстәмә белем бирү оешмалары укытучылары өчен.
Курсның спикерлары:
Хәмитов Айрат Ринат улы – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе.
Гарипова Раилә Мөхәммәтхан кызы – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры.
Хәмәтова Ләйсән Рәшит кызы – Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең педагог-балетмейстеры.
Мочалова Нинель Владимировна – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрының элеккеге балет солисты, Казан дәүләт мәдәният институтының хореография сәнгате өлкәсендә Югары аттестация комиссиясе доценты, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең педагог-хореографы.
Гущина Елена Геннадьевна – тарих фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтының антропология һәм этнография кафедрасы доценты.
Үткәрү урыны:
ДБО «Мәдәният ресурс үзәге»,
Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 74 а йорт.
ДБМУ «Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле»
Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
Үткәрү көне һәм вакыты:
2025 елның 5-6 ноябре
9.00-18.00 сәгатьләрдә
Megagroup.ru