Баш/Новости подробно/2025 ЕЛНЫҢ 9 ГЫЙНВАРЫНДА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ «ҖИДЕ МӘРҖӘН. ХАЛЫК ХӘТЕРЕ» МУЗЫКАЛЬ СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘК

9 ЯНВАРЯ 2025 ГОДА ГОСУДАРСТВЕННЫЙ АНСАМБЛЬ ПЕСНИ И ТАНЦА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН ПРЕДСТАВИТ МУЗЫКАЛЬНЫЙ СПЕКТАКЛЬ "СЕМЬ ЖЕМЧУЖИН. РЕКА ПАМЯТИ"

2025 ЕЛНЫҢ 9 ГЫЙНВАРЫНДА ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ «ҖИДЕ МӘРҖӘН. ХАЛЫК ХӘТЕРЕ» МУЗЫКАЛЬ СПЕКТАКЛЕН ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘК
2025 ЕЛНЫҢ 9 ГЫЙНВАРЫНДА МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАТАР ДӘҮЛӘТ АКАДЕМИЯ ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЫ СӘХНӘСЕНДӘ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ «ҖИДЕ МӘРҖӘН. ХАЛЫК ХӘТЕРЕ» МУЗЫКАЛЬ СПЕКТАКЛЕНЕҢ ПРЕМЬЕРАСЫН ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘК.
 
Программа II бүлектән тора.

I бүлек —  «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» музыкаль спектакле. .
Төп герой Рамай, карьера амбицияләре белән мавыгып, үткән һәм хәзерге заман белән элемтәсен югалта, шуның аркасында гаиләсен җимерә. Ләкин язмыш аңа барысын да кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Өметсезлек мизгелендә аның каршында ата-баба зирәклеген үз эченә алган энҗе-мәрҗәннәргә юл ачыла. Җиде энҗе турындагы риваять белән илһамланып, Рамай сәяхәткә чыга. Аның юлының һәр этабы сынаулар белән үрелеп бара. Үткән заманның зирәк остазлары һәм образлары, чын хәзинәләрнең йөрәгендә яшерелгәнлеген аңлатып, аңа чишмә башына кайтырга һәм югалткан бәхетен табарга ярдәм итәләр.
Формалашу сюжет аша гына түгел, бию аша да күрсәтеләчәк. Спектакль барышында заманча хореография Рамайның үз-үзенә әйләнеп кайткан мизгеленә кадәр барачак.

II бүлек  — «Алтын фонд».


Ансамбль хәзинәсеннән чын шедеврлар – тирән фольклор тамырлары булган чал тарихлы номерлар нигезен тәшкил итәчәк. «Сорнай моңы» , «Рәйхан» җырлары, «Борынгы кызлар биюе», «Тыпырдау», «Гармун-гармун» хореографик куелышлар һәм шулай ук Казан арты татарлары материалына нигезләнеп иҗат ителгән «Казан арты моңнары» тезмәсе – яңа әсәрләре һәм «Курай моңнары» концерт пьесасы башкарылачак.

Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена