Спектакльнең куючы режиссерлары – Лия һәм Антон Гыйсмәтулловлар.
Композитор – ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Сәлимов.
Төп геройлар – ТР атказанган артисты Фәнил Фәйзуллин, Инзилә Сәмитова һәм Мәликә Әзмуханова.
Премьера аншлаг һәм зур уңыш белән узды, моны көчле алкышлар, шулай ук тамашачыларның сокланулы бәяләмәләре исбатлый!
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова спектакльдән соң ясаган чыгышында гаилә төшенчәсенең зур әһәмияткә ия булуын һәм әлеге музыкаль спектакльнең тәрбияви миссиясен билгеләп үтте. Министр шулай ук ансамбльнең артист-вокалисты (солисты) Фәнил Фәйзуллинга «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирү турында таныклык һәм медаль тапшырды!
Фотолар авторы: Елена Гредюшко
Megagroup.ru