7 февраль көнне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хезмәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.
Мактау грамоталары Казанда узган БРИКС дәүләтләре башлыкларының XVI саммитын әзерләүдә һәм уздыруда актив катнашкан өчен бирелде.