2026 елның 16 апреленнән 23 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль – концерт планы нигезендә «Без-Россия» федераль программасы кысаларында Башкортстан Республикасының Октябрьский, Туймазы, Уфа, Дүртөйле, Мәләүез, Учалы, Сибай шәһәрләрендә чыгыш ясаячак. Программа РОСКОНЦЕРТ ФДБМО тарафыннан гамәлгә ашырыла. Коллектив «Халкыбызның мирасы» концерт программасын тәкъдим итәчәк.
Сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмәтов сүзләренә караганда: «Гастрольләр – чемоданнар җыю гына түгел, ә дулкынлану, көтү, өйне сагыну һәм безнең концертларыбызны зарыгып көтеп торучыларга зур рәхмәт!». Безнең һәр репетиция – очрашуга тагын бер адым. Һәр аккорд – сүз белән әйтеп бирә алмаганны әйтү омтылышы. Без зур сәяхәткә чыгучы гаилә кебек: һәркем үз урынын белә, ләкин барыбыз бергәләп без тагын да зуррак эшләр булдырабыз».
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Башкортостан Республикасы шәһәрләре буйлап гастрольләренең үзенчәлеге шунда ки, алар РФ министрлыгының «Без-Россия» федераль программасы буенча Бөтенроссия гастроль-концерт планы кысаларында уза. Һәм бу ансамбль төрле төбәкләрдә чыгыш ясап кына калмый, ә илнең мәдәни киңлеген берләштерү буенча сәнгатьне ерак шәһәрләрдә һәм авылларда пропагандалау буенча масштаблы миссиядә катнаша.
Гастроль туры Башкортстан Республикасының Мәләүез, Учалы, Сибай кебек кече торак пунктларын колачлый.бу ансамбльнең башкала белән төпкөл арасында мәдәни күпер булу миссиясен ассызыклый. Ә башкарылган концерт номерлары-ул чыгышлар гына түгел, ул татар мәдәниятенең тарихи дәлилләре, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр һәм халык көнкүреше рухын чагылдыра.
Гастроль туры Башкортстан Республикасының Мәләүез, Учалы, Сибай кебек кече торак пунктларын колачлый: бу ансамбльнең башкала белән авыл арасында мәдәни күпер булдыру миссиясен ассызыклый. Ә башкарылган концерт номерлары – ул гади чыгышлар гына түгел, алар гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне һәм халык көнкүреше рухын чагылдыра торган татар мәдәниятенең тарихи дәлилләре.
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле
Сәнгать җитәкчесе: Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов.
Баш хормейстер: Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе – Нияз Гәрәев.
Баш балетмейстер: Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Раилә Гарипова.
Баш дирижер: Айрат Хәйруллин.
«Халкыбызның мирасы»
Бу гади концерт кына түгел, ул татар мәдәнияте йөрәгенә сәяхәт. Программага күңелләрне нечкәртә торган озын җырлардан алып, егетләрнең җанлы биюләренә кадәр номерлар кергән. «Зөбәрҗәт», «Ай, былбылым» һәм «Рәйхан» исемле моңлы көйләре ата-бабаларыбызның ерак кайтавазы буларак яңгырый, ә дәртле «Картуф» һәм «Күн авылы көе» җырлары очрашуны җанландырып җибәрә. «Көмеш беләзек», «Сарман буйларында», «Тезмә» куелышлары татар хореографиясенең бар матурлыгын һәм характерын ача, тамашачыларны гореф-гадәтләребезнең искиткеч гүзәл дөньясына чакыра.
Программаның озынлыгы: 2 сәгать 15 минут.
Яшь чикләве 6+
Megagroup.ru