Баш/Новости подробно/ГАСТРОЛЬНЕҢ АЛТЫНЧЫ КОНЦЕРТЫ: МӘЛӘҮЕЗ ТАТАРСТАН АНСАМБЛЕ АРТИСТЛАРЫН АЛКЫШЛАДЫ!!

ГАСТРОЛЬНЕҢ АЛТЫНЧЫ КОНЦЕРТЫ: МӘЛӘҮЕЗ ТАТАРСТАН АНСАМБЛЕ АРТИСТЛАРЫН АЛКЫШЛАДЫ!!

ГАСТРОЛЬНЕҢ АЛТЫНЧЫ КОНЦЕРТЫ: МӘЛӘҮЕЗ ТАТАРСТАН АНСАМБЛЕ АРТИСТЛАРЫН АЛКЫШЛАДЫ!!

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең Башкортстан Республикасы буенча гастроль туры дәвам итә. Алтынчы концерт тамашачының чын халык сәнгатен никадәр яратуын кабат исбатлады.

Мәләүез тамашачысы алкышларга да, соклануларга да саранланмады, артистларга күңел җылысын да юмарт бүләк итте. Программаның һәр номеры бердәмлек мизгеле булды — әйтерсең лә бию һәм җыр аша сәхнә белән зал арасында күзгә күренми торган күпер тезелде.

Ансамбль концертларын чиста су йотымы, сулап туеп булмый торган саф һава кебек дип юкка гына әйтмиләр: аларда күңелдә иң якты хисләр уята торган эчкерсезлек һәм тирән мәгънә бар. Коллектив репертуарында фольклор чыганаклары сакланган һәм шул ук вакытта аларның заманча матурлыгы ачылган алтын фонд номерлары.

Чыгышлар «Без — Россия» федераль программасы кысалары буенча «Росконцерт» ФДМБУ ярдәме белән Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль‑концерт планы нигезендә уза. Һәр шундый концерт — ул иҗади очрашу гына түгел, ә мәдәни элемтәләрне ныгытуга һәм Россия халыкларының уртак мирасын саклауга мөһим өлеш кертү.

Ансамбльнең алда әле чыгыш ясый торган сәхнәләре һәм очрашулары күп, әмма Мәләүез концерты артистлар хәтерендә иң күңелле һәм якты кичләрнең берсе булып калачак.

 
Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена