Концертның беренче бүлегендә ансамбль филармония тамашачыларына режиссер, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Сергей Цветков (Мәскәү) куелышында «Сугыш турында тарих бите» вокаль-хореографик спектакль тәкъдим итәчәк.
Бу бер-берсен яраткан кыз һәм егетнең мәхәббәт тарихы. Гашыйкларны сугыш аера. Аларга, яңадан очрашканчы, язмышның барлык бәлаләренә түзәргә туры киләчәк.
«Без бу спектакльнең мәгънәсе турында күп уйландык, аны вокаль һәм хореографик номерлар белән баеттык. Хәзер спектакльдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы Балалар вокаль-хореографик студиясе дә катнаша», – дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов.
«Без бергә» – Балалар вокаль-хореографик студиясендә тәрбияләнүчеләр катнашкан беренче генә куелыш түгел. Айрат Хәмитов фикеренчә, ансамбль үзенең туплаган тәҗрибәсен һәм мәдәни мирасын киләчәк буын җырчыларына һәм биючеләренә тапшыра.
Программаның икенче бүлегендә Россия халыклары җырлары һәм биюләре яңгыраячак.
«Безнең илдә бик күп халыклар дуслыкта һәм татулыкта яши. Россия көченең сере – безнең бердәмлектә. Программаның концерт өлешендә без бу хакта тамашачыларга искәртеп үтәргә, күпмилләтле илебезнең музыкаль һәм бию традицияләренең матурлыгын һәм күптөрлелеген күрсәтергә теләр идек», – дип аңлатты Айрат Хәмитов.
Бу кичне сәхнәдә «Субботея» рус биюе, татар халкының «Егетләр биюе» һәм «Көмеш беләзек» биюләре, «Бөрьян егетләре» башкорт биюе, «Инеш буенда» Төньяк Осетия биюе, «Весялуха» белорус биюе, «Чухри варманта» чуваш җыры һәм башка милләтләрнең җыр-биюләре булачак.
Җиңү көненә махсус рәвештә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Солдат ял итә» биюен әзерләгән, әлеге бию ансамбль программасын баеткан.
«Бөек Ватан сугышы – безнең тарихыбызда фаҗигале вакыйга. Ул безнең һәр гаиләдә һәм йөрәкләрдә генә түгел, мәдәниятебездә дә тирән эз калдырды. Бу хакта яшь буынга җиткерү бик мөһим. Без теләгән һәркемгә музыкаль мирасыбыз аша үз тарихына кагылырга мөмкинлек бирүне үзебезнең бурычыбыз дип саныйбыз», – дип йомгаклады Айрат Хәмитов.
Программа «Дуслык» вокаль-хореографик композициясе белән тәмамланачак. Бу номерда Россиядә яшәүче халыкларның фольклоры һәм традицияләре бер-бер артлы үрелеп бара.
Концерт 18:30 да башлана.
Megagroup.ru