Баш/Новости подробно/ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ СВЕРДЛОВСК ӨЛКӘСЕ ШӘҺӘРЛӘРЕНДӘ УЗГАН ГАСТРОЛЬЛӘРДӘН КАЙТТЫ

ГОСАНСАМБЛЬ ПЕСНИ И ТАНЦА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН ВЕРНУЛСЯ С ГАСТРОЛЕЙ ПО ГОРОДАМ СВЕРДЛОВСКОЙ ОБЛАСТИ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ СВЕРДЛОВСК ӨЛКӘСЕ ШӘҺӘРЛӘРЕНДӘ УЗГАН ГАСТРОЛЬЛӘРДӘН КАЙТТЫ
Бүген Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы Свердловск өлкәсе шәһәрләрендә узган  гастрольләрдән кайтты. 

Бер атна эчендә коллектив Красноуфимск, Березовский, Первоуральск, Ревда, Асбест шәһәрләрендә һәм Әрәкәй авылларында булды. Гастрольләр Түбән Тагилда  тәмамланды.

Бу юлы Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Бөек Җиңү – Бөек Халык!» исемле концерт программасы тәкъдим итте.
Беренче бүлектә «Сугыш турында тарих бите» вокаль-хореографик спектакле аша тамашачылар шул еллардагы вакыйгаларга эченә чумды. Спектакльдә барган сюжет буенча яшь гашыйкларны сугыш аера.  Фашизм җиңеләчәк һәм алар һичшиксез очрашачак дигән өмет белән аларга күп сынаулар аша үтәргә туры килә.

Икенче бүлектә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең алтын фондыннан әсәрләрне тәкъдим итте. Алар борынгы татар фольклорын тәшкил иткән тарихи номерлар.

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең һәр чыгышы көчле алкышлар белән барды. Концерт ике сәгатьтән артык дәвам итсә дә, тамашачылар артистларны сәхнәдән  җибәрергә теләмәделәр, аларны кабат-кабат баш ияргә чакырдылар.


Иҗади хыялларыбызны тормышка ашыру мөмкинлеге биргәнәре өчен без Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгына һәм Росконцерт оешмасына зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена