Баш/Новости подробно/ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ БЕРЕНЧЕ ТАТАР ЭТНО-МЮЗИКЛЫН ЯҢАРТА

ГОСАНСАМБЛЬ ПЕСНИ И ТАНЦА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН ВОЗРОДИТ ПЕРВЫЙ ТАТАРСКИЙ ЭТНО-МЮЗИКЛ

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ БЕРЕНЧЕ ТАТАР ЭТНО-МЮЗИКЛЫН ЯҢАРТА
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Сәлимов музыкасына «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» музыкаль спектакленең премьерасын әзерли. Бу спектакль коллектив моннан 17 ел элек куйган «Җиде энҗе» беренче татар этно-мюзиклының заманча укылышы. Премьера М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә 2025 елның 9 гыйнварында була.

«Без куелышны яңартып, аңа хәзерге заман күзләре белән карарга телибез. «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» — ул кешелек кыйммәтләре, үз-үзеңне табу һәм һәркемнең тормышында гаиләнең әһәмияте турындагы хикәят. Куелыш аша без тамашачыга дөнья ыгы-зыгысында үзеңне югалтмауның мөһимлеген җиткерергә телибез. Бу бары тик үз халкың, мәдәниятең, гореф-гадәтләрең белән тыгыз бәйләнештә генә мөмкин», — дип саный ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов.

Сюжет буенча төп герой Рамай, карьера амбицияләре белән мавыгып, үткән һәм хәзерге заман белән элемтәсен югалта, шуның аркасында үз гаиләсен җимерә. Ләкин язмыш аңа барысын да кире кайтарырга мөмкинлек бирә. Өметсезлек мизгелендә аның каршында ата-бабаларыбыз зирәклеген үз эченә алган сихри энҗеләргә юл ачыла.
 
Җиде энҗе риваяте белән илһамланып, Рамай үзен эзләп сәяхәткә чыга. Узасы юлының һәр этабы сынаулар белән үрелеп бара. Үткән заманның зирәк остазлары һәм образлары, чын хәзинәләрнең йөрәгендә яшерелгәнлеген аңлатып, аңа чишмә башына кайтырга һәм югалткан бәхетен табарга ярдәм итәләр.

Рамайның формалашуы сюжет аша гына түгел, бию аша да күзәтеләчәк. Спектакль барышында заманча хореография милли чыганакларга «әйләнеп кайтканчы» трансформалашачак.

Мюзикл өстендә эшләргә яшь һәм перспективалы режиссер-куючылар Лия һәм Антон Гыйсмәтулловлар алына. Тамашачыларга алар Казан циркының БРИКС саммитында тәкъдим ителгән «Азия кайтавазы» тамашасы буенча таныш, 

«Аларны институтта укыганда ук үзем өчен билгеләп куйдым, мин анда халык бию мәдәнияте кафедрасы мөдире идем. Аларның һәнәри яктан формалашуын күзәтү кызык иде, фикер йөртүләре миңа якын. Хәзер алар үстеләр, минем хезмәттәшләрем булдылар. Мин аларны үзебезгә эшләргә чакыруыма бик шатмын. Яшьләргә һәрвакыт юлыбыз ачык, өлкәннәргә һәрвакыт зур хөрмәтебез»,— дип йомгаклады Хәмитов.

Концертның икенче бүлеге спектакльдәге төп фикернең дәвамы булачак. Тамашачылар  милли хореографик номерларны күрәчәк һәм ансамбльнең алтын фондындагы моңлы җырларны ишетәчәк.

Профессиональ артистлар чыгышына ТР Дәүләт быр һәм бию ансамбле каршындагы Балалар вокаль-хореографик студиясенең яшь артистлары да кушылачак.

Казандагы премьерадан соң ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле яңа мюзиклны республикабызның шәһәр-авылларында, шулай ук Россия шәһәрләрендә күрсәтергә планлаштыра.

 
 
 
 
 
Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена