ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 25 ел эчендә беренче тапкыр Пенза өлкәсе шәһәрләре һәм авыллары буйлап турга чыкты. Шулай ук гастроль кысаларында Ульяновск өлкәсенең Димитровград һәм Мордовия республикасының Саранск шәһәрләрендә дә концертлар күрсәтелде.
Сәфәр Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль — концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы ярдәмендә мөмкин булды. Аны РОСКОНЦЕРТ ФДБМУ гамәлгә ашыра.
Шулкадәр озак аерылышып торганнан соң күрше төбәкләрнең тамашачылары безне бик сагынган. Һәр шәһәрдә коллективны тулы заллар һәм көчле алкышлар көтә иде. Сәнгать җитәкчесе, РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренә караганда, билетларны Пушкин картасы буенча да сатып алганнар.
«Пензадагы концертта мин залда бик өлкән яшьтәге хатын-кызны, ә аның янәшәдәсендә кечкенә генә бер баланы күрдем һәм мин безнең никадәр киң аудиторияне колачлавыбызны аңладым. Өстәвенә, безнең тамашачылар татар халкы гына түгел, шәһәрләрдә без башка милләт вәкилләрен дә күрдек. Тамашачылар мәхәббәте – безнең өчен иң кыйммәтле әйбер. Без аларның өметләрен акларга һәм яңа кызыклы программалар белән сөендерергә тырышабыз», – диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов.
Айрат Хәмитов ансамбль өчен зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда чыгыш ясауның аеруча мөһим булуын билгеләп үтте: «Зур шәһәргә килеп концерт тыңларга һәркемнең дә мөмкинлеге юк. Ә хәзер, федераль программа ярдәмендә, коллективлар үзләре тыңлаучылар янына килә. Бу безнең өчен, башкаручылар өчен, үз мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне иң ерак авылларда яшәүчеләргә җиткерү мөмкинлеге».
Димитровград һәм Саранскидан тыш ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Исса эшчеләр бистәсендә, Кече Труев авылында, Кузнецк шәһәрендә, Сосновоборск бистәсендә чыгыш ясады. Гастрольләр Пенза шәһәрендә тәмамланды.
«Мин бары тик дөресен генә әйтергә тиеш. Мин сезнең чыгышларыгызга, көчле тавышларыгызга һәм бию композицияләрегезгә сокланам. Һәм монда мине бөтен зал хуплый. Мин беркемне дә рәнҗетергә теләмим, тик минем фикеремчә, телевидениедән бик күп «чүп» трансляцияләнә. Әгәр экраннарда сезнеке кебек чыгышларны күбрәк күрсәтсәләр, дөнья матуррак, яхшырак һәм игелеклерәк булыр иде», – дип ансамбльгә сәхнәдән сәхнәдән Исса районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Николай Хрипунов мөрәҗәгать итте.
Коллективны Сосновоборскта да зарыгып көттеләр. Моны Пенза өлкәсенең Сосновоборск районы хакимиятенең яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, мәдәният, физкультура һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рушан Бикбулатов билгеләп үтте.
«ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә безгә бүләк иткән матурлык һәм шатлык өчен рәхмәт әйтәсе килә. Зинһар, Россия территориясендә Пенза өлкәсе барлыгын, ә анда Сосновоборск булуын да онытмагыз, без сезне бәрәкәтле җиребездә күрүгә һәрвакыт шат булачакбыз», – диде Рушан Бикбулатов.
Татарстаннан читтә ансамбль «Халкыбызның мирасы» концерт программасын тәкъдим итте. Аның нигезендә — ансамбльнең алтын коллекциясенә кергән татар мәдәнияте шедеврлары. Бу зур тарихи номерлар. Алар арасында — «Шаян кызлар биюе», «Казан кызлары биюе» һәм «Гармун-гармун».
Дәүләт ансамбле әлеге программа өчен махсус рәвештә Александр Ключарев музыкасына Фәйзи Гаскәров куелышындагы «Аулак өйдә» милли вокаль-хореографик спектаклен торгызды. «Аулак өйдә» программасы беренче тапкыр 1967 елда куела. Бу программада татар халкы гореф-гадәтләренең бөтен күпкырлы палитрасы. Бу спектакль аша яшь буын татарларның элек ничек очрашып-танышканнарын белә ала», – дип сөйләде Айрат Хәмитов.
Исегезгә төшерәбез, Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы илнең бердәм гастроль системасын торгызуга юнәлдерелгән. План Россиянең бөтен территориясендә гамәлгә ашырыла, бердәм мәдәни киңлекне формалаштыруга һәм берләштерүгә, Россиянең үзендә һәм шулай ук якын чит илләрдә дә яңа тамашачылар аудиториясен җәлеп итүгә ярдәм итә.
Megagroup.ru