|
29 ноябрьдә «УНИКС» милли-мәдәни комплексның концертлар залында «Россия-Көнчыгыш» Халыкара милли мәдәниятләр фестивале кысаларында «Кавказ һәм Көнчыгыш халыклары биюләре» концерты булып узды. Бүгенге көндә әлеге чара Россиядә барлык Көнчыгыш дөньясы катнашында бердәнбер музыка фестивале.
Быел проект үзенең географик киңлекләрен һәм жанр чикләрен тагын да киңәйтте, чөнки фестивальдә БРИКС илләре дә катнашты. Фестиваль кысаларында Россиянең 30 иленнән һәм 20 төбәгеннән 50дән артык милли мәдәният тәкъдим ителде. Сәхнәдә дөньяның төрле илләреннән – Һиндстан, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Дагыстан, Чечня, Ингушетия, Адыгея, Кырым, Саха (Якутия), Карачаево-Черкесия, Башкортстан һәм Татарстаннан профессиональ артистлар үзләренең мәдәниятләре һәм традицияләре байлыгын күрсәттеләр. |
Megagroup.ru