Баш/Новости подробно/ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ ЧАКЫРЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН КОНЦЕРТ БИРДЕ

ГОСУДАРСТВЕННЫЙ АНСАМБЛЬ ПЕСНИ И ТАНЦА РТ ДАЛ КОНЦЕРТ ДЛЯ ПРИЗЫВНИКОВ.

ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ХӘРБИ ХЕЗМӘТКӘ ЧАКЫРЫЛУЧЫЛАР ӨЧЕН КОНЦЕРТ БИРДЕ
Бүген, 19 ноябрьдә, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының «Патриот» җыелу пунктында Ерак Көнчыгышка хәрби эшелонны озату тантанасы булып узды. Ике йөздән артык солдат Ватан алдындагы бурычларын үтәр өчен Хабаровск шәһәренә китә.

Республиканың рәсми затлары хәрби хезмәткә чакырылучыларга ныклы сәламәтлек, хезмәтләрендә уңышлар теләде. Аларны өйдә туганнары һәм якыннары көтеп торуларын искәрттеләр.  Чыгыш ясаучылар егетләргә армиядә хезмәт итүнең мөһим гражданлык бурыч икәнен һәм алдагы тормышларында зур яшәү мәктәбе булачагын белгерде. Анда яшьләр  тәҗрибә туплап, чын ир-егетләргә әверелеп, Ватаныбызны саклаучыларга әвереләчәкләр. 

Чараның мәдәни өлеше әлеге чараның матур бер мизгеле булды. Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хәрби хезмәткә чакырылучыларны концерт белән сөендерде. Программада Татарстанда яшәүче халыкларның дәртле биюләре һәм моңлы җырлары бар иде. Бу концерт, һичшиксез, егетләрнең бөтен хәрби хезмәтләре дәверендә хәтерләрендә булачак, ә өйләренә әйләнеп кайткач, алар, һичшиксез, ансамбль концертына яңадан килеп, әлеге көйләрне кабат ишетеп, артистларның профессиональ осталыкларыннан ләззәт алачаклар.

Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена