Баш/Новости подробно/ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ 2025 ЕЛДА «БЕЗ – РОССИЯ» ПРОГРАММАСЫНДА КАТНАШУЧЫЛАР ИСЕМЛЕГЕНӘ КЕРДЕ

ГОСУДАРСТВЕННЫЙ АНСАМБЛЬ ПЕСНИ И ТАНЦА РТ ВОШЕЛ В СПИСОК УЧАСТНИКОВ ПРОГРАММЫ "МЫ-РОССИЯ" В 2025 ГОДУ

ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ 2025 ЕЛДА «БЕЗ – РОССИЯ» ПРОГРАММАСЫНДА КАТНАШУЧЫЛАР ИСЕМЛЕГЕНӘ КЕРДЕ
https://vgkp.ru/ рәсми сайтында 2025 елда «Без – Россия» программасында катнашучылар исемлеге бастырылды.
 
2020 елда ачылган «Без – Россия» программасы Россия тамашачыларында зур популярлык казанды. 2024 елда анда 62 коллектив катнашкан, алар 72 гастроль туры үткәргән һәм 396 концерт биргән, 200 000нән артык тамашачыны җыйган. 2025 елда 95 коллектив 102 гастроль турын уздырырга гариза биргән. Эксперт комиссиясе тарафыннан 65 коллектив сайлап алынган.
 
«Без – Россия» программасында даими катнашучылардан тыш, Россия Федерациясе Президенты эшләре идарәсенең Н.С. Надеждина исемендәге «Березка» дәүләт академия хореография ансамбле, Л.Г. Зыкина исемендәге «Россия» дәүләт академия рус халык ансамбле, Дагыстанның «Лезгинка» дәүләт академия атказанган бию ансамбле, М.Е. Пятницкий исемендәге дәүләт академия рус халык хоры, илебезнең төрле төбәкләреннән «Без – Россия» программасы кысаларында беренче тапкыр гастрольләргә чыгачак коллективлар да бар.

Алар арасында: Хабаровск крае филармониясенең «Дальний Восток» концерт ансамбле (Хабаровск шәһәре), Приморье крае филармониясенең «Садко» рус халык уен кораллары ансамбле (Владивосток шәһәре), «Саян» Тыва милли музыка һәм бию театры (Кызыл шәһәре), Карелия дәүләт филармониясенең «Онего» рус халык уен кораллары оркестры (Петрозаводск шәһәре), «Чалдоннар» җыр һәм бию ансамбле (Новосибирск шәһәре) һ. б

Ссылка на список участников программы: https://vgkp.ru/uchastniki-programmy-my-rossiya-2025/

 

 

Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена