Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең зур гастроль туры җиденче концерт белән тәмамланды, Сибай концерт‑театр берләшмәсендә «Халкыбызның мирасы» программасының финал концерты триумф белән үтте. Тамашачылар сәнгатьнең чикләр белмәвенә, ә халык иҗатының җанлы энергиясе йөрәкләрне берләштерергә сәләтле булуына тагын бер тапкыр инандылар.
Концертның һәр номеры гореф-гадәтләребезгә зур сәяхәт булды: матур хореографик композицияләр, тирән эчтәлекле җырлар, колоритлы костюмнар һәм виртуоз башкару залны күп гасырлык мәдәни рухка чумдырды. Артистлар югары осталыкларын гына түгел, ә тирән хис-кичерешләрне дә җиткерә алдылар, шуның нәтиҗәсендә тамашачы чыгышның һәр мизгеле белән яшәде.
Гастроль турының барлык концертлары «Без — Россия» федераль программасы һәм Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль‑концерт планы кысаларында «РОСКОНЦЕРТ» ФДБМУ ярдәмендә мөмкин булды.
Бу тур матур чыгышлар гына түгел, ә үзара мәдәни аралашу, төрле төбәкләр һәм буыннарны тоташтырган күпер булды. Балкып торган күзләре, эчкерсез хисләре һәм көчле алкышлары өчен коллектив чын күңелдән һәр тамашачыга рәхмәтләрен белдерә — нәкъ менә шул тойгылар артистларга көч һәм илһам бүләк итә. Сәхнәдә яңа очрашуларга кадәр!
Megagroup.ru