Кичә, 28 октябрьдә, Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хор төркеме белән Россия пианисты, җырчы һәм композитор Денис Мажуковның уртак джаз концерты булды.
Денис Мажуков белән бергә ансамбль хоры Казан шәһәре тамашачылары өчен «Хор! Джаз! Рок-н-ролл!» дип аталган уникаль программа тәкъдим итте.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле хоры гадәти рольдә түгел, ә джаз музыкасының гаҗәеп ритмнарын ачып бирүче джаз хоры ролендә чыгыш ясады.
Денис Мажуковның көчле энергетикасы һәм виртуозлыгы тамашачыга яраткан җырлары белән очрашу мөмкинлеге генә түгел, ә искиткеч яхшы кәеф тә бүләк иттеләр!
Фотолар авторы: Кирилл Буздалов.
Megagroup.ru