Баш/Новости подробно/ДӘҮЛӘТ АНСАМБЛЕ ЯНӘДӘН «ПУШКИН КАРТАСЫ» ПРОГРАММАСЫ КЫСАЛАРЫНДА УКУ ЙОРТЛАРЫ МӘЙДАНЧЫКЛАРЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАДЫ

И ВНОВЬ ГОСАНСАМБЛЬ ВЫСТУПИЛ НА ПЛОЩАДКАХ УЧЕБНЫХ ЗАВЕДЕНИЙ В РАМКАХ ПРОГРАММЫ "ПУШКИНСКАЯ КАРТА"

ДӘҮЛӘТ АНСАМБЛЕ ЯНӘДӘН «ПУШКИН КАРТАСЫ» ПРОГРАММАСЫ КЫСАЛАРЫНДА УКУ ЙОРТЛАРЫ МӘЙДАНЧЫКЛАРЫНДА ЧЫГЫШ ЯСАДЫ
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Иннополис лицеенда һәм Жуков орденлы Казан югары танк командасы училищесында «Гаилә» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында чыгыш ясады. Коллектив «Өйгә Җиңү белән!» программасын тәкъдим итте, анда милли көйләр сугыш еллары җырлары һәм биюләре белән тыгыз үрелеп барды.

«Концертның төп идеясе – безнең халкыбыз, беренче чиратта, үсеп килүче яшь буын, без тыныч дөньяда яши алсын өчен ата-бабаларыбызның нинди авырлыклар һәм сынаулар аша узганын һәм күрсәткән батырлыкларын онытмасын иде», — дип сөйләде Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Зәкиева-Романцова.

Беренче бүлектә тамашачылар «Сугыш турында тарих бите» вокаль-хореографик спектакле аша шул еллардагы вакыйгаларны искә төшерделәр, ә икенче бүлектә ансамбльнең алтын фондындагы милли җырлар һәм биюләр аша татар халкы мәдәнияте белән таныштылар.

Яшьләр арасында мәдәни чараларны популярлаштыру буенча «Пушкин картасы» программасы белән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ныклап эшли. Аның ярдәмендә яшүсмерләр коллективның барлык концертларына да уза ала.

Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен яшь буынга тапшыру – коллектив эшенең төп юнәлешләренең берсе, дип ассызыклады.

Коллектив концерт залларында гына түгел, яшь тамашачыларга таба адым ясап, мәктәп һәм гимназияләрдә дә концертлар бирә.

«Без дәүләт ансамблендә халык иҗатының күп гасырлык традицияләрен, аның бай мәдәниятен һәм чиксез рухи хәзинәсен саклауны дәвам итәбез. Яшьләр – безнең максатчан аудиториябез, чөнки киләсе буынга әлеге белемнәрне нәкъ менә аларга тапшырырга туры киләчәк», - дип билгеләде Айрат Хәмитов.

Февраль аенда коллектив Казанның 186нчы лицеенда, 96, 13 һәм 27нче гимназияләрдә «Без бергә» концерт программасы белән чыгыш ясады.


Программаның исеме юкка гына шулай дип аталмады: республикабыз күптән инде татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, мордвалар, марилар һәм башкалар өчен уртак йортка әверелде. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең иҗади багажын төрле халыкларның музыкаль материалы белән тулыландырып, татар халкының мәдәни мирасын трансляцияләп кенә калмый, үз палитрасын да баета.

Моннан тыш, хәтта иң ерак районнардагы балалар һәм яшүсмерләр дә үз тарихларын белеп үссен өчен ансамбль район һәм авыл мәдәният йортларында да еш чыгыш ясый. Бу айда коллектив Балтач мәдәният үзәгендә чыгыш ясады.

Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена