25нче майда Дәүләт Кремль сараеның мәһабәт диварларында «Добровидение 2026» XI Халыкара халык җыры фестивале кысаларында «Добровидение» халык музыкаль премиясен тапшыру тантанасы булды. Бу премия бүләк кенә түгел, ә халык музыкасының буыннар хәтерен саклаап, тыңлаучының йөрәге белән сөйләшә алу сәләтен тану.
Лауреатлар арасында Татарстан Республикасыннан ике коллектив: Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм махсус хәрби операция офицерларының хатыннарын берләштергән Татарстан Республикасының «Никто кроме нас» волонтерлык хәрәкәте хоры булуы аеруча зур горурлык булды. Коллективларны мәдәни мирасны һәм традицияләрне саклап, милли рухның асылын киләсе буыннарга тапшырганнары өчен билгеләп үттеләр.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле татар сәнгатенең үз тамырларын югалтмыйча заманча була белә торган көчле коллектив булуын кабат исбатлады. Биючеләрнең һәр хәрәкәтендә, хорның һәр авазында — халыкның тарихы, холкы һәм җаны. Ансамбль чыгышлары һәрвакыт мөһим бер вакыйгага әверелә: алар югары осталык күрсәтеп кенә калмыйча, халык иҗатын саклау һәм үстерүнең мөһимлеген дә искә төшерә.
«Никто кроме нас» хоры фестиваль программасына аеруча эмоциональ тирәнлек кертте. Аларның җырларында зарыгып көтеп торучылар, ярдәм итүчеләр, ышанучылар һәм өй учагын саклаучылар тавышы. Ихлас күңелдән барлыкка килгән бу сәнгать «Добровидение» идеясенә бик туры килә: чөнки халык җыры һәрвакыт иң мөһим әйберләр — мәхәббәт, тугрылык, ныклык һәм өмет турында искәртү ысулы булып тора.
Бу коллективларның бергәләп танылуы — символик момент: ул халык мәдәниятенең тарихларны, язмышларны берләштеререп, аларны уртак мәдәни киңлекнең бер өлеше итәргә сәләтле булуын күрсәтә. Бу тавышлар Кремль сараенда яңгыраганда, гореф-гадәтләребезнең исән булуына ачык инанасың, киләсе буыннарга тапшырырга әзер булучылар барында аларны сакларга һәм үстерергә кирәк.
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблен һәм «Никто кроме нас» хорын лаеклы бүләкләре белән котлыйбыз! Бу премия яңа иҗади казанышлар өчен илһам биреп торсын!
Megagroup.ru