Бу еллар эчендә тамашачыларның Россиядәге иң борынгы иҗат коллективларының берсе булган ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарындагы үзенчәлекле җырларга һәм дәртле биюләргә чын күңелдән сусаган икәнен һәм сәхнәдә милли сәнгатебезнең энҗе-мәрҗәннәренә тиң җыр-биюләребезне күргәч алар тарафыннан яңгыраган көчле алкышлар һәм соклану хисләре бу бәйрәмне никадәр нык көткәннәрен раслады.
Ансамбль чыгышы тамашачылар өчен концерт карау гына түгел, ә дус-ишләрнең күңелле очрашуы да булды. Ул чын сәнгатьнең еллар һәм вакыт аралыгына карамыйча, кешеләр белән гореф-гадәтләр арасындагы бәйләнешнең ихлас һәм көчле булып калуын тагын бер кат исбат итте.
Megagroup.ru