Балтач мәдәният үзәгендә район мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре — мәдәният хезмәткәрләре көне белән котладылар.
Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле милли бүләк итеп А. Ключарев музыкасына Ф. Гаскәров куелышындагы «Аулак өй» вокаль‑хореографик композициясен тәкъдим итте. Традицион кич утыруларга стильләштерелгән куелыш бәйрәм атмосферасына бик матур ямь кертте.
Чыгыш район мәдәният бүлеге чакыруы буенча узды һәм районның мәдәни мирасын саклаучылар һәм үстерүчеләр өчен кайнар котлау булды.
Megagroup.ru