Баш/Новости подробно/НОРКИНОДА 70НЧЕ ӨЛКӘ САБАН ТУЕ: ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР БӘЙРӘМЕ ҺӘМ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕНЕҢ ЯКТЫ ЧЫГЫШЫ

НОРКИНОДА 70НЧЕ ӨЛКӘ САБАН ТУЕ: ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР БӘЙРӘМЕ ҺӘМ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕНЕҢ ЯКТЫ ЧЫГЫШЫ

НОРКИНОДА 70НЧЕ ӨЛКӘ САБАН ТУЕ: ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘР БӘЙРӘМЕ ҺӘМ ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕНЕҢ ЯКТЫ ЧЫГЫШЫ

4нче июль көнне Чиләбе өлкәсенең Аргаяш районы Норкино авылы зур бәйрәмнең үзәгенә әверелде — биредә 70нче Өлкә Сабан туе үз ишекләрен ачты. Масштаблы вакыйга төрле буын һәм милләт кешеләрен дуслык, гореф-гадәтләргә хөрмәт һәм күңел ачу атмосферасына берләштереп, бик күп кунакларны җыйды.

Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бәйрәмгә кабатланмас милли төсмер кертте. Артистлар театральләштерелгән матур прологның аерылгысыз өлешенә әверелде: аларның җыр-биюләре тамашачыларны беренче минуттан ук татар сәнгатенең сихри дөньясына чумдырды.

Аннары ансамбль тамашачыларга чын музыкаль сәяхәт бүләк итте —  концерт кысаларында яраткан халык көйләре яңгырады, татар халкының дәртле биюләре башкарылды.  Ансамбльнең һәрбер чыгышы кечкенә бер тамашага әверелде: биючеләрнең хәрәкәтләрендә халкыбызның тарихы һәм холкы ә җырларында аның җаны һәм хәтере чагылды.

Сабан туе — язгы кыр эшләре тәмамлану бәйрәме генә түгел, ул заманнарның җанлы бәйләнеше, күпмилләтле илнең бердәмлеген тою мөмкинлеге.  70нче тапкыр уздырылган бәйрәм ул гореф-гадәтләрнең саклануын һәм буыннан-буынга тапшырылып баруын исбатлады. Татарстанның данлыклы коллективы чыгышы сәнгатьнең меңләгән кешеләрне берләштерә, рухландыра һәм шатлык бүләк итә алуын раслады!

 
Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена