Баш/Новости подробно/ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ОРКЕСТРЫ КАЗАННЫҢ ҮЗӘГЕНДӘ, БАУМАН УРАМЫНДА КОНЦЕРТЛАР БЕЛӘН ЧЫГЫШ ЯСАДЫ

ОРКЕСТР АНСАМБЛЯ ПЕСНИ И ТАНЦА РЕСПУБЛИКИ ТАТАРСТАН ВЫСТУПИЛ С КОНЦЕРТАМИ В ЦЕНТРЕ КАЗАНИ, НА УЛИЦЕ БАУМАНА.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ОРКЕСТРЫ КАЗАННЫҢ ҮЗӘГЕНДӘ, БАУМАН УРАМЫНДА КОНЦЕРТЛАР БЕЛӘН ЧЫГЫШ ЯСАДЫ
5-7 һәм 12-14 сентябрь көннәрендә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры Бауман урамында Казан мәчесе һәйкәле янындагы мәйданда чыгыш ясады.
 
Әлеге концертлар — оркестр өчен формаль булмаган шартларда үз тыңлаучылары белән очрашу өчен менә дигән мөмкинлек, ә тамашачылар өчен — гармун, курай, Кавказ барабаннары, домра, скрипка һәм башка этник һәм халык уен кораллары яңгырашы белән якыннан танышу.
 
Әлеге концертларның максаты — яңа тамашачыларны җәлеп итү. Эшләгән елларында ансамбльнең үз тамашачысы формалашкан, әмма коллектив традицияләрне саклап кына калмыйча, яңа офыклар ачарга да омтыла. Профессиональ коллектив өчен яраклаштырылмаган ачык мәйданчыкта чыгыш ясау ансамбль өчен зур сынау булды. Без яңа аудиторияне кызыксындыра алырбызмы һәм алга таба кая барырга икәнен аңлау өчен үзебезне тикшереп карарга һәм тамашачыларның ничек кабул итүләрен белергә теләдек.
 
Фото авторы: Владимир Васильев.
 
Официаль чыгынак: https://www.tatar-inform.ru/photo/koncert-gosansambl-pesni-i-tanca-rt-na-baumana-5824589
 
 
Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена