Беренче тапкыр «Аулак өйдә» вокаль-хореографик композициясе 1967 елда куела. Без аны яңадан торгыздык һәм аңа яңа төсләр кертергә тырыштык. Башкорт биюе, «Рәйхан» халык җыры белән дә шул ук хәл. Хәзер безнең тамашачылар аларны яңа аранжировкада бәяли алалар», – дип сөйләде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов.
Яңа программада ансамбль артистлары белән бер сәхнәгә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы Балалар вокаль-хореографик студиясендә тәрбияләнүчеләр дә чыкты. «Без татар халкының мәдәни кодын үз эченә алган мирасны саклап калу өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Шуңа күрә бүген безнең концертларда балалар катнаша. Алар бит үсеп җиткәч белемнең бер өлешен киләсе буынга тапшыра алачак. Шулай итеп без мәдәниятебезне онытылудан саклап калачакбыз», – дип ышана Хәмитов.
Якын көннәрдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Халкыбызның мирасы» концерты белән «Без — Россия» федераль программасы кысаларында оештырылган гастрольгә чыгачак. Коллективның беренче концерты 11 апрельдә Димитровградта була. Аннары маршрут буенча – Саранск, Пенза шәһәрләре. Чыгышлар шулай ук Пенза өлкәсенең Исса эшчеләр бистәсендә, Кузнецк шәһәрендә һәм башка торак пунктларда узачак. «Башкалабыз Казанда безнең концертыбызны карарга барысының да мөмкинлеге юк. Шуңа күрә без кечкенә шәһәрләрдә һәм авылларда яшәүчеләр өчен дә чыгышлар планлаштырдык. Бу алар өчен сюрприз булыр дип өметләнәбез», – дип билгеләде дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе.
Megagroup.ru