Ансамбль Свердловск өлкәсендә күптән чыгыш ясаганы булмады, Ватанны саклаучылар елында әлеге өлкә очраклы гына сайланмады. Урал һәм Свердловск өлкәсе Бөек җиңүгә үз өлешен керткән төп үзәкләрнең берсе.
Беренче бүлектә «Сугыш турында тарих бите» вокаль-хореографик спектакле күрсәтелде, ул тамашачыларны сугыш еллары атмосферасына кайтарды, анда барыбызга да таныш «Боевая пехота», «Марша артиллеристов» һәм «Смугляна» кебек күңелләрне нечкәртә торган җырлар башкарылды.
Концертның икенче бүлегендә тамашачылар татар мәдәниятенең бай мирасын халкыбызның энҗе-мәрҗәннәре аша — күңелләргә хуш килгән озын җырлардан алып «Борынгы кызлар биюе», «Гармун-гармун» һәм танылган «Егетләр биюе» кебек виртуоз хореография композицияләре аша ачты.
Фотографияләр авторы: Полина Балдина.
Megagroup.ru