Баш/Новости подробно/4 АПРЕЛЬДӘН 10 АПРЕЛЬГӘ КАДӘР «БЕЗ – РОССИЯ» ПРОГРАММАСЫ КЫСАЛАРЫНДА СВЕРДЛОВСК ӨЛКӘСЕ ШӘҺӘРЛӘРЕ БУЙЛАП ДӘҮЛӘТ АНСАМБЛЕ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ УЗАЧАК

С 4 ПО 10 АПРЕЛЯ СОСТОЯТСЯ ГАСТРОЛИ ГОСАНСАМБЛЯ ПО ГОРОДАМ СВЕРДЛОВСКОЙ ОБЛАСТИ В РАМКАХ ПРОГРАММЫ "МЫ-РОССИЯ"

4 АПРЕЛЬДӘН 10 АПРЕЛЬГӘ КАДӘР «БЕЗ – РОССИЯ» ПРОГРАММАСЫ КЫСАЛАРЫНДА СВЕРДЛОВСК ӨЛКӘСЕ ШӘҺӘРЛӘРЕ БУЙЛАП ДӘҮЛӘТ АНСАМБЛЕ ГАСТРОЛЬЛӘРЕ УЗАЧАК
2025 елның 4 апреленнән 10 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Свердловск өлкәсенең Красноуфимск, Березовский, Первоуральск, Ревда, Асбест, Түбән Тагил шәһәрләрендә, Әрәкәй авылында Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль – концерт планы нигезендә «Без – Россия» федераль программасы кысаларында чыгыш ясаячак. Программа «РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Коллектив «Бөек Җиңү – Бөек Халык!» дип исемләнгән концерт программасын тәкъдим итәчәк.
 
Чыгыш ясау көннәре:

2025 елның 4 апрелендә 18:00 – Красноуфимск шәһәре (Свердловск өлкәсе), «Красноуфимск шәһәренең мәдәният һәм ял үзәге».

2025 елның 5 апрелендә 18:00 – Әрәкәй авылы (Свердловск өлкәсе), «Милли мәдәни комплекс».

2025 елның 6 апрелендә 17:30 –Березовский шәһәре (Свердловск өлкәсе), «Шәһәр мәдәни-ял итү үзәге» («Современник» мәдәният йорты).

2025 елның 7 апрелендә 18:30 – Первоуральск шәһәре (Свердловск өлкәсе), «Первоуральск мәдәният сарае».

2025 елның 8 апрелендә 18:00 – Ревда (Свердловск өлкәсе), «Ревда шәһәренең Мәдәният сарае».

2025 елның 9 апрелендә 18:00 – Асбест (Свердловск өлкәсе), «М. Горький исемендәге мәдәният һәм ял итү үзәге».

2025 елның 10 апрелендә 18:00 – Түбән Тагил (Свердловск өлкәсе), «Юбилейный» мәдәният сарае.
 
 Белешмә:

Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы илнең бөтен территориясен колачлаган бердәм гастроль системасын торгызуга юнәлдерелгән. План масштаблы федераль программаларны үз эченә ала – «Зур гастрольләр» (2014 елда старт алган) һәм «Без – Россия» (2020 елда башланган). «Зур гастрольләр» (театрлар гастрольләре) проекты театр коллективларының Россиядә һәм чит илләрдә тамашачылар белән иҗади хезмәттәшлеге кысаларын киңәйтер өчен булдырылган. «Без – Россия» федераль программасы (милли коллективлар гастрольләре) кысаларында милли хореография һәм хор коллективларына, халык уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләренә, җыр һәм бию театрларына ярдәм күрсәтелә.
2022 елда Бөтенроссия гастроль-концерт планына ЛХР, ДХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләреннән иҗади коллективлар кертелде, ә яңа төбәкләрдә федераль һәм төбәк театрлары, милли коллективлар гастрольләре зур уңыш белән үткәрелә башлады.
2024 елда Россиянең 88 төбәгендә 288 театр һәм 75 коллектив гастрольләре узды, 1921 спектакль һәм 606 концерт күрсәтелде. Бердәм федераль план нәтиҗәсендә илнең иң ерак шәһәрләре һәм кече торак пунктлары тамашачыларына да театр куелышларын һәм күренекле коллективларның концертларын карарга мөмкинлек бирелә.
Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы кысаларындагы гастрольләрне һәм чараларны РОСКОНЦЕРТ ФДБМУ оештыра.
 
«РОСКОНЦЕРТ» федераль дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе, СССРның Дәүләт концерт-гастроль бюросы – «Союзконцерт» ның хокукый варисы буларак, тарихы 1967 елдан башлана.
РОСКОНЦЕРТ ФДБМУ мәдәният өлкәсендә иң әһәмиятле Россия һәм халыкара программаларны оештыручы булып тора. Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы йөкләмәсе буенча халыкара мәдәни хезмәттәшлек өлкәсендә чаралар үткәрә, Вьетнам Социалистик Республикасы, Мисыр гарәп Республикасы, Һиндстан республикасы, Иран Ислам Республикасы, Корея Республикасы, Кытай Халык Республикасы, Марокко Корольлеге, Тунис Республикасы, Көньяк Африка Республикасы, Азербайджәрбәйҗан Республикасы, Әрмәнстан Республикасы, Беларусь, Казахстан Республикасы, Таҗикстан республикасы, Төрекмәнстан, Үзбәкстан Республикасы, Көньяк Осетия Республикасы һ.б.
Учреждение Бөтенроссия, Халыкара конкурслар, фестивальләр һәм масштаблы программалар үткәрүне җавап тота. П.И. Чайковский; балет артистларының Халыкара конкурсы; Халыкара балалар мәдәни форумы; С. Рахманинов исемендәге Халыкара пианистлар, композиторлар һәм дирижерлар конкурсы; балет артистларының һәм хореографларның Бөтенроссия конкурсы; «Балтик сезоннары» сәнгать фестивале; «Мәдәни карта 4+85» Бөтенроссия программасы; Россия Мәдәният министрлыгының Бөтенроссия гастроль-концерт планы һ.б.
 
Коллектив турында:

Халыклар дуслыгы орденлы Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 1937 елда оештырылган, бүгенге көндә татар халкының милли гореф-гадәтләрен, аның музыкаль, бию культурасын, гамәли сәнгатен иң югары профессиональ дәрәҗәдә саклаган бердәнбер һәнәри коллектив. Ансамбльнең иҗат эшлеклеләре татар халкының мәдәнияте турындагы белемнәрне туплауга гомерләрен багышладылар. Төрле заманнарда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең иҗади хәзинәсен танылган композиторлар, рәссамнар, фольклорчылар тулыландырган. Милли мәдәни кодны саклап, коллектив бүген дә үз халкы турында кыйммәтле белемнәрен музыка һәм бию телендә трансляцияли. Ансамбльнең концерт программаларында җырлар һәм хикәятләр, биюләр һәм риваятьләр, музыкаль спектакльләр һәм халык мюзикллары бар. Иҗади формаларның күптөрлелегенә карамастан тирән хис аша югары башкару осталыгы һәрвакыт үзгәрешсез кала. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең һәр концерты – ул һәрвакыт тамашачылар күңелендә борынгы халкыбызның якты образларын тоярга мөмкинлек бирә торган зур мәдәни вакыйга һәм  нурлы бәйрәм!
 
Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена