Өлкән буынга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән ункөнлек кысаларында Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле өлкәннәр өчен махсуслаштырылган оешмаларда хәйрия концертлары сериясен башлап җибәрде. Әлеге мәдәни-агарту программаның максаты — стационар социаль хезмәт күрсәтү шартларында яшәүче өлкән яшьтәге затларга матди яктан гына түгел, ә мәдәни чаралар аша социаль ярдәм дә күрсәтү.
7 октябрьдә ансамбльнең чыгышы «Арча өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында», ә 8 октябрьдә «Добрые истории» пансионатындаа булды.