Концертның беренче бүлегендә тамашачылар «Аулак өйдә» вокаль-хореографик композициясен карадылар. Яшь егет-кызларның шаян җырлары-биюләре белән сугарылган күңелле программада татар халкының милли үзенчәлеге аеруча тулы чагылыш тапкан. Биредә уеннар да, шаяру-такмазалар да, музыка да, биюләр дә, гореф-гадәтләр дә, милли костюмнар да, татар халкының декоратив-гамәли сәнгате дә бар.
«Аулак өйдә» – татар һәм башкорт халкының, аларның мәдәниятләре һәм гореф-гадәтләре якынлыгының ачык мисалы. Чөнки нәкъ менә башкорт хореографы һәм балетмейстеры Фәйзи Гаскәров бу композицияне Татарстан композиторы Александр Ключарев музыкасына сәхнәләштергән. Ә әсәрнең нигезендә татар язучысы һәм шагыйре Нәкый Исәнбәт либреттосы ята.
Икенче бүлектә тамырлары белән халык иҗатына барып тоташкан бай тарихлы номерлар тәкъдим ителде. Тамашачылар «Зөбәрҗәт», «Сибелә чәчәкне», «Картуф» һәм «Күн авылы көе » җырларын ишеттеләр. Ә шаян «Кызлар биюе», «Казан кызлары биюе», «Гармун-гармун», «Егетләр биюе» тамашачыларны милли хореография үзенчәлекләре белән таныштырды.
Концертның азагында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФнең атказанган, ТРның халык артисты Айрат Хәмитов чыгыш ясады. Ул ансамбльнең Уфада булуына шатланып, Башкортстан Республикасы җитәкчелегенә концертны оештыруда ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәтен белдерде.
«Кадерле дуслар, без бүген монда, Уфада булуыбызга бик шатбыз. Мин залда хезмәттәшләребез барлыгын беләм — Башкортстан Республикасының Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле һәм «Мирас» җыр һәм бию ансамбле. Әмма иң мөһиме, бүген безнең белән яраткан тамашачыларыбыз. Сезгә баш иябез, безнең белән булуыгыз өчен рәхмәт!», – диде ул.
Megagroup.ru