7 декабрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Артистлар тамашачыларга "Туй" музыкаль-хореографик спектаклен тәкъдим итте. Беренче бүлектә тамашачылар Казан татарларының гореф-гадәтләре мөхитенә чумды. Спектакльнең беренче картинасы татар халкының музыкаль һәм этнографик үзенчәлекләрен ачык чагылдыра. Икенче картина тамашачыларны кәләшне кияү йортына озату белән бәйле йолалар дөньясына алып керде. Бу гореф-гадәтләр себер татарларының төрле локаль мәдәниятләренә хас.
Программаның икенче бүлегендә ансамбль үзенең алтын фондыннан әсәрләр тәкъдим итте. Ярты гасырлык тарихы булган "Казан кызлары биюе" иң якты номерларның берсе булды. Бу бию – мәдәни мирасның мөһим өлеше һәм классик татар хореография сәнгатенең үрнәге.
Концертта тәҗрибәле артистлар гына түгел, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы Балалар вокаль-хореографик студиясенең яшь укучылары да катнашты. Аларның чыгышы программаны баетты һәм яңа дәрт өстәде.
Фотографияләр авторы: Салават Камалетдинов, «Татар-информ» агентлыгы.