Баш/Новости подробно/ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕНЕҢ «БЫЛА ВОЙНА...» («СУГЫШ ТУРЫНДА ТАРИХ БИТЕ») ВОКАЛЬ-ХОРЕОГРАФИК СПЕКТАКЛЕННӘН ЯКТЫ МИЗГЕЛЛӘРЕ

ЯРКИЕ МОМЕНТЫ ВОКАЛЬНО-ХОРЕОГРАФИЧЕСКОГО СПЕКТАКЛЯ "БЫЛА ВОЙНА..."

ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕНЕҢ «БЫЛА ВОЙНА...» («СУГЫШ ТУРЫНДА ТАРИХ БИТЕ») ВОКАЛЬ-ХОРЕОГРАФИК СПЕКТАКЛЕННӘН ЯКТЫ МИЗГЕЛЛӘРЕ

4 һәм 9 май көннәрендә «Казан Кремле» тарихи-архитектура комплексы территориясендә Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы булды. Коллектив танылган режиссер Сергей Цветков куйган «Была война...» («Сугыш турында твоих бите») вокаль-хореографик спектаклен тәкъдим итте.

Спектакль Бөек Ватан сугышы башлану белән язмышлары икенче юнәлешкә борылган  яшьләр турында күңелне нечкәрткеч драматик тарихтан гыйбарәт. Төп герой Ватанны якларга фронтка китә, аның сөйгәне тылда калып, сугыш чорының барлык авырлыкларын кичерә. Аерылышуга һәм барлык сынауларга карамастан, алар язмышның үзләренә карата мәрхәмәтле булачагына ышанычларын һәм өметләрен саклыйлар һәм, бүтән беркайчан да аерылышмас өчен, яңадан бер-берсен табачаклар.

Куелышта «Боевая пехота», «Лизавета», «Марш артиллеристов» кебек сугыш елларының танылган җырлары кулланылган. Шул чорның символына әверелгән бу әсәрләр ул елларның атмосферасын тирәнрәк тоярга һәм заман рухы белән сугарылырга мөмкинлек бирә.

Җиңү көненә багышланган чаралар «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җәйге программасы кысаларында узды.

Фотографияләр авторы: Солтанова Камилла.

Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена