14 февраль көнне Балык Бистәсе районының Югары Тегермәнлек авылы мәдәният йортында Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле җырчысы Алмаз Сафинның зур концерты булып узды.
Концертка Алмазның авылдашлары, якташлары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның туганнары һәм ансамбльнең иҗатына битараф булмаган тамашачылар җыелган иде.
Алар Алмаз Сафинның моңлы, ягымлы тавышына, музыкантларның һәм җырчыларның башкару осталыгана, биючеләребезнең җилдәй җитез хәрәкәт итүләренә сокланып утырдылар! Ә затлы костюмнарыбыз, әлбәттә инде, зәвыклы тамашачыларыбызның барысын да таң калдырды!
Концертның никадәр тамашачы күңеленә үтеп кергәне аларның көчле алкышларында да чагылды. Алар мондый очрашуның җанга шифа булуын һәм концертны яңадан кабатларга кирәклеген тамаша залыннан чыкканда искәртеп уздылар!
Megagroup.ru