Баш/Ансамбль турында

Ансамбль турында

gapit_rt_2
  Халыклар дуслыгы орденлы Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблелегендар коллектив, аның данлы тарихы 1937 елдан башлана.
    Менә инде сиксән җиде елдан артык ансамбль коллективы милли традицияләрне саклаучы булып, татар халкының музыка, бию культурасын, гамәли сәнгатен иң югары профессиональ дәрәҗәдә халыкка тәкъдим итә.
  Төрле елларда ансамбльнең иҗат коллективы Бөтенсоюз һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты, Тунистагы Халыкара Карфаген фольклор фестивале лауреаты, Франциядәге 43нче Интернациональ фестиваль лауреаты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, шулай ук һөнәри сәнгать коллективлары бәйгеләре  һәм смотрлары лауреаты булды.
   ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Россия, БДБ илләре һәм ерак чит илләр буенча киң гастроль эшчәнлеге алып бара. Коллектив үзенең милли сәнгатен Кытай, Монголия, Тунис, Төркия, Италия, Мальте, Чехия, Словакия, Англия, Германия, Көнбатыш Африка илләре, Япония, Йемен, Финляндия, Югославия, Франциядә тәкъдим итте.
img_20181216_120941
  Коллектив репертуарында 100дән артык халык музыкасы һәм биюләре бар. Төрле континентларның музыкаль материаллары белән эшләп, ансамбль үз палитрасын баета. Музыкантлар һәм биючеләр үз номерларында тамашачыларга зур һәм кече халыклар мәдәниятләре тарихын сурәтлиләр. Тамашачыларны һәрчак коллективның халык иҗаты үрнәкләренә, халкыбыз  җырларын һәм биюләрен сайлауга, аларны башкару ысулына карата сакчыл мөнәсәбәте җәлеп итә.
  Ансамбльнең  берничә буыны татар халкының мәдәнияте турындагы белемнәрне туплауга багышлады. Төрле вакытларда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең иҗат хәзинәсен танылган композиторлар, рәссамнар, фольклорчылар тулыландырды. Милли мәдәни кодны саклык белән генә кадерләп саклаган коллектив бүген дә тамашачыларга аңлаешлы универсаль музыка һәм бию телендә үзенең халкы турында бәһасез белем бирә. Традицияләргә тугры калып, ансамбль һәрвакыт заман таләпләренә туры килә торган иҗади формаларны эзләнү юлында тора.
img_20181216_121531

Слева направо 1 ряд: Радик Салимов, Валерий Кузнецов, Айрат Хаметов, Рашид Мустафин, Венера Гараева, Раиля Гарипова.

Справа налево 2 ряд: Райся Хасянова, Ляля Мубаракшина, Лейсан Хаметова, Юрий Жуков, Нияз Гараев.

  Ансамбльнең концерт программаларында җырлар һәм хикәятләр, биюләр һәм риваятьләр, лирик поэмалар, спектакльләр һәм халык мюзикллары бар. Иҗади формаларның төрлелеге үзгәрешсез кала бирә  – алар югары профессиональлек һәм хис белән башкару осталыгы. Нәкъ менә шуңа күрә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең һәр концерты –  ул тамашачылар күңелендә бөек халык образын күз алдына китерергә мөмкинлек бирүче зур мәдәни вакыйга һәм якты бәйрәм!
    Бүгенге көндә ансамбльнең артистлар составы 75 кешене үз эченә ала һәм бергә тупланып, киңәшләшеп эшли торган өч төркемнән тора: бию, хор, оркестр.
Сәнгать җитәкчесе – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты АЙРАТ ХӘМИТОВ
Баш балетмейстер – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты РАИЛӘ ГАРИПОВА
Баш хормейстер  – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе НИЯЗ ГӘРӘЕВ
Директор – Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре ЮРИЙ ЖУКОВ
Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена