Бүген Казанда Икенче Бөтенроссия балалар Фольклориадасы старт алды!
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары Балалар вокаль-хореографик студиясендә тәрбияләнүчеләр белән бергә Фольклориаданы ачуда катнашачаклар.
Фольклориада костюмлы йөреш белән башланып китте – милли костюмнарны кигән 1 меңнән артык бала Казан Кремле, Кремль яр буе территорияләрен йөреп чыкты һәм Игенчеләр сарае янындагы мәйданга җыелды, анда икенче Бөтенроссия балалар Фольклориадасын ачу тантанасы узды. Фестивальнең беренче көне гала-концерт белән тәмамланды, анда Осетия, Кырым, Мәскәү өлкәсе, Тверь, Удмуртия, Татарстан, Чечня, Дагыстан, Ингушетия һәм Россиянең башка төбәкләреннән балалар фольклор коллективлары чыгыш ясады.
Иртәгә, 21 июньдә, фестиваль үз эшен Иннополиста дәвам итәчәк. Көн дәвамында иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен түгәрәк өстәл, төрле мастер-класслар һәм гала-концерт узачак.
Фольклориадада катнашучылар шулай ук Татарстанның Яшел Үзән, Апас, Лаеш һәм Биектау районнарында концертлар белән чыгыш ясаячаклар.
Татарстан Республикасының халык артисты, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы Балалар вокаль-хореографик студиясенең сәнгать җитәкчесе Ләйсән Рәшит кызы Хәмитова җитәкчелегендә фестивальдә катнашучылар татар халык биюе элементларын өйрәнәчәкләр, ул «Халыклар дуслыгы» дип аталган уртак әйлән-бәйлән белән тәмамланачак.
Шулай ук региональ уеннар һәм биюләрне күрсәтү һәм өйрәнү буенча кичәләр узачак. Фестивальнең соңгы көнендә Фольклориадада катнашучылар Казан шәһәре Сабан туенда катнашачаклар.
Megagroup.ru