Баш/Новости подробно/ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ «ПУШКИН КАРТАСЫ» КЫСАЛАРЫНДА КОНЦЕРТЛАР ОЕШТЫРА

Госансамбль песни и танца РТ организует концерты в рамках «Пушкинской карты»

ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ «ПУШКИН КАРТАСЫ»  КЫСАЛАРЫНДА КОНЦЕРТЛАР ОЕШТЫРА

«Культура» милли проектының «Пушкин картасы» федераль программасы кысаларында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле быел октябрь һәм ноябрь айларында алты концерт оештыра.

Танылган коллектив артистлары республиканың мәгариф учреждениеләре һәм авыл мәдәният йортлары сәхнәләрендә чыгыш ясаячак.

Беренче концерт 11 октябрьдә Биектау үзәк Мәдәният йортында була. 14 һәм 17 октябрьдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанның 6нчы һәм 33нче гимназияләрендә чыгыш ясаячак. 18 октябрьдә коллективның чыгышы 144нче мәктәптә, ә бер айдан соң, 18 ноябрьдә 161нче мәктәптә көтелә. «Пушкин картасы» программасын тормышка ашыру 20 ноябрьдә Тәтеш районы Мәдәният йортында чыгыш ясап төгәлләнәчәк.


«Пушкин картасы» федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле «Без бергә» программасын тәкъдим итәчәк.

«Без бергә» концерт программасы «Зөбәрҗәт» татар халык җыры, «Весялуха» белорус биюе һәм дәртле рус «Субботея»се кебек номерлар  аркасында уникаль колорит алды. Ә «Тыпырдау» һәм «Себерчә» хореографик номерлары тамашачыларны Себер татарлары фольклоры белән таныштырыр. Программаны Россия халыклары фольклорына нигезләнгән «Дуслык» вокаль-хореографик композициясе тәмамлый.

Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена