Баш/Новости подробно/ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ 88-НЧЕ СЕЗОНЫН АЧТЫ

ГОСАНСАМБЛЬ ПЕСНИ И ТАНЦА ТАТАРСТАНА ОТКРЫЛ 88-ОЙ СЕЗОН

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ 88-НЧЕ СЕЗОНЫН АЧТЫ
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең 88нче иҗат сезонын киң колач белән ачты. Коллективның яңа сезон башлану уңаеннан ике зур концерты Казан Кремле территориясендә ачык һавада узды.

Бу ике көн эчендә дәүләт җыр һәм бию ансамбле казанлыларны һәм шәһәр кунакларын ике программа белән сөендерде. Беренче көнне коллектив «Алтын фонд»тан тирән фольклор тамырлары булган зур тарихлы номерлар тәкъдим итсә, икенче көнне «Зөбәрҗәт» татар халык җыры, «Весялуха» белорус биюе, дәртле рус «Субботея»сы, шулай ук тамашачыларны Россия халыклары мәдәниятләренең бай палитрасы белән таныштыручы «Чабата» һәм «Башкорт биюе» кебек хореографик номерлар кергән «Без бергә!» программасы белән чыгыш ясады.

Коллективның сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов сөйләвенчә, ансамбльдә тормыш кайный, яңа сезон вакыйгаларына әзерлек бара.

«Шушы көннәрдә без Мәскәүдән кайттык, анда Татарстан мәдәнияте көннәрендә катнаштык. Хәзер сезон премьераларына әзерлек  эшләрен башлыйбыз. Декабрьдә без тамашачыларга «Җиде энҗе» этно-мюзиклының яңа версиясен тәкъдим итәчәкбез — 40 минут дәвамында бию, вокал, сүз бердәм сюжет булып үрелеп барган яңа форматлы проект. Халык иҗаты традицияләренә, аның үзенчәлекле интонацияләренә, хәрәкәтләренә, символларына нигезләнгән этно-мюзикл шул ук вакытта яңа, заманча сәнгать үрнәге булып тора. Биредә рэп һәм электрон музыка яңгырый, видеопроекцияләр һәм махсус эффектлар кулланылачак. Бу безнең коллективның иң яраткан проектларының берсе, без аңа икенче тормыш бирергә булдык. Без аны яңа формада тәкъдим итәчәкбез, Яшьләр теле белән чагылдырырга телибез, эш өчен Мәскәүдән куючыны җәлеп иттек. Премьера опера һәм балет театрында узачак»,— дип билгеләп үтте ул.

Аның сүзләренә караганда, 2025 елга «Безнекеләр батырлыгы» программасы әзерләнә, анда Идел буе Болгары чорыннан алып бүгенге көнгә кадәр егетләр һәм сугышчыларның батырлыклары турында бию һәм җыр теле белән сөйләячәкләр.

Сентябрь башында коллектив Казахстанга оча, анда спортның этник төрләре буенча «Бөтендөнья күчмә уеннары» Халыкара спорт ярышларында катнаша.
26 сентябрьдә Уфада «Бию – халык җаны» хореография сәнгате фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак. Дәүләт ансамбле тамашачыга «Алтын фонд»тан иң яхшы номерларны тәкъдим итәчәк.

Октябрь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Казанда XVI БРИКС саммитын үткәрүдә катнашачак.

Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена