Баш/Новости подробно/ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ КХДРНЫҢ «АПРЕЛЬ ЯЗЫ» ФЕСТИВАЛЕ БҮЛӘКЛӘРЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ

ГОСУДАРСТВЕННЫЙ АНСАМБЛЬ ПЕСНИ И ТАНЦА РТ УДОСТОЕН НАГРАД ФЕСТИВАЛЯ «АПРЕЛЬСКАЯ ВЕСНА» КНДР

ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ КХДРНЫҢ «АПРЕЛЬ ЯЗЫ» ФЕСТИВАЛЕ БҮЛӘКЛӘРЕНӘ ЛАЕК БУЛДЫ

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле 11-25 апрельдә Корея Халык-Демократик Республикасы башкаласы Пхеньянда узган «Апрель язы» дуслык сәнгать фестивалендә бүләкләргә ия булды.

КХДР халкына Татарстан коллективы онлайн-форматта программасын тәкъдим итте, аның нигезен ансамбльнең алтын хәзинәсенә кергән татар мәдәниятенең чын шедеврлары тәшкил итте.

Фестиваль йомгаклары буенча Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле илебезнең Л.Г. Зыкина исемендәге «Россия» ансамбле, А.В. Александров исемендәге Россия армиясе җыр һәм бию ансамбле, Игорь Моисеев исемендәге халык бию ансамбле кебек алдынгы коллективлары белән беррәттән төрле номинацияләрдә призлар һәм дипломнар белән бүләкләнде. Алар арасында «Кадерле исем» Корея җырын башкарган өчен «Иң яхшы ансамбль» Алтын бүләге, «Сарман буе» вокаль-хореографик композициясен башкарган өчен «Иң яхшы ансамбль» Көмеш бүләге һәм фестивальдә катнашкан өчен бүләк.

«Апрель язы» сәнгать дуслык фестивале беренче тапкыр 1982 елда оештырыла. Аны үткәрүнең төп максаты —  төрле илләрнең мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге эшлеклеләре арасында «Мөстәкыйльлек, тынычлык һәм дуслык» девизы астында тәҗрибә алышу һәм хезмәттәшлекне үстерү.

 
   
 
Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена