ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен июнь һәм июль айлары — эссе айлар. Коллектив район күләменнән алып халыкара дәрәҗәдәге Сабан туйларында актив катнаша.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен Сабан туйлары марафоны Тәтеш районыннан башланды, ул 8 июньдә узды. Шул ук көнне артистлар Үзбәкстанга, Ташкент шәһәренә очтылар. ТР Дәүләт ансамбле сәнгать җитәкчесе, РФнең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренчә, Ташкент артистларны шатланып каршы алган. «Тугандаш халыкларыбыз янына без кече состав белән чыктык. Алар өчен без татар халык җырларын, «Тезмә» һәм «Юлык» милли биюләрен башкардык. Татар диаспорасы безнең чыгышларны сокланып карады»,— дип сөйләде Айрат Ринат улы.
Шушы көннәрдә коллектив Пермь краеннан кайтты, анда Барда авылында Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашты. «Барда җыены» фольклор бәйрәме кунаклары өчен Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Пермь крае коллективлары белән берлектә пролог әзерләгән, анда авыл иртәсе, бәйрәмгә әзерлек һәм бәйрәмнең милли үзенчәлекләре: биюләр, ярышлар һәм җырлар чагылдырылган.
23 июньдә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы Мирный бистәсендә (Каенлык) Казан Сабан туенда көтелә.
29 июньдә коллектив Ленинград өлкәсенең Всеволожск районы Энколово авылы янындагы Сабан туенда чыгыш ясаячак. Анда коллектив алтын фонд номерларын тәкъдим итәчәк.
Июль аенда Татарстан коллективының чыгышлары Йошкар-Олада ХХIV Федераль Сабан туенда көтелә. Аның төп чаралары 6 июльдә Медведев ипподромы мәйданчыгында узачак, ә 5 июльдә Эрик Сапаев исемендәге Мари опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты узачак.
Прологта ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Мари Элдан бию ансамбле белән берлектә чыгыш ясаячак. Бәйрәм кунаклары өчен «Тыпырдау» биюе, «Рәйхан», «Халкым» һәм «Туган тел» җырлары башкарылачак.
Megagroup.ru