Ике тугандаш республика — Башкортстан һәм Татарстан коллективлары дуслыгы күп еллар дәвам итә. Бай тарихлы һәм уникаль репертуары булган ансамбльләр халыкара фестивальләрдә һәм башка масштаблы чараларда берничә тапкыр очрашканы булды, әмма бер сәхнәдә уртак концерт белән беренче тапкыр чыгыш ясадылар.
Ике коллективны мәшһүр Фәйзи Гаскәров берләштерә. Башкортстан Республикасы халык биюләре ансамбленә нигез салучы һәм беренче сәнгать җитәкчесе Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров берничә ел ТАССР җыр һәм бию ансамбленең балетмейстеры булып эшли. Фәйзи Гаскәров ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен бик күп хореографик композицияләр куйды — «Җизнәкәй», «Шома бас», «Аулак өйдә» һәм башкалар.
Концерт башкорт кенәзләренең «Тархан» биюе белән ачылды. Гаскәров ансамбле артистлары Фәйзи Гаскәров мирасының алтын фондыннан композицияләр тәкъдим иттеләр — «Шуклар», чиләк белән борынгы бию, «Җиде кыз», «Печәнчеләр» һәм репертуардагы башка биюләр.
Икенче бүлектә сәхнә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә бирелде. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең данлыклы тарихы 87 ел тәшкил итә. ТР ансамбле программаны «Гармун-гармун» композициясе белән ачып җибәрде һәм Уфа тамашачысына хореографик, вокаль һәм инструменталь композицияләр тәкъдим итте: «Сарман буе», «Егетләр биюе», «Рәйхан» һәм башкалар. Ансамбль репертуарында җырлар, биюләр һәм риваятьләр, музыкаль спектакльләр һәм халык мюзикллары бар. Иҗади формаларның күптөрлелегенә карамастан, бер генә нәрсә – тирән хис-тойгылар аша югары проыессиональ дәрәҗәдә әсәрләрне башкару осталыгы үзгәрешсез кала.
Финалда ике данлыклы ансамбль артистлары, башкорт биюе «Гөлнәзирә» һәм татар биюе «Әпипә» кергән вокаль-хореографик композицияне башкарып, дуслык әйлән-бәйләне ясадылар.
Коллективлар чыгышыннан соң артистлар һәм тамашачылар алдында Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле директоры Нәзир Байзигитов чыгыш ясады.
«Бүген безнең сәхнәдә сез үз республикаларының иң яхшы коллективлары булган ике данлыклы коллективны күрдегез. Бүген алар сезгә үзләренең иң яхшы номерларын күрсәттеләр,— дип билгеләде ул. — Без тугандаш республикалар. Безнең коллективларны Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров берләштерә. Бүгенге концертны без аңа багышлыйбыз. Безнең концерт — ул дуслык күпере. Бу коллективлар беренче тапкыр бер сәхнәдә торалар».
Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән Нәзир Байзигитов ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитовка «Бию – халык җаны» фестивалендә катнашу турында диплом, шулай ук истәлекле бүләк – Фәйзи Гаскәров ансамбле өчен махсус эшләнгән уникаль дизайнлы плед тапшырды. Пледтагы рәсем «Шуклар» биюендә сәхнәдә кулланылган чын чаршауның бизәген кабатлый.
Фестиваль бүләкләре ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең барлык артистларына тапшырылды.
«Хөрмәтле дусларыбыз һәм туганнарыбыз, без бу дөньяда иң якын халыкларның берсе. Без бүген бер сәхнәдә торабыз. Безнең коллективларга 80 яшьтән артык, бу инде тарих, - дип билгеләп үтте Айрат Хәмитов. — Баш иябез, кадерле тамашачылар. Безне берләштергән проектлар өчен рәхмәт. Без бергә булганда, без көчле, барысы өчен дә баш иябез».
Сәхнә хуҗаларына Айрат Ринат улы татар милли ризыгы — чәкчәк һәм Казан күренешләре төшерелгән истәлекле сувенир бүләк итте.
Megagroup.ru