Гореф-гадәтләрне саклыйбыз! Форматларны үзгәртәбез! Һәркайда кирәкле булырга тырышабыз!
Тиз үзгәреп торучы дөнья тормышның барлык өлкәләрендә, шул исәптән мәдәнияттә дә, инновацияләр таләп итә. Халкыбызның гореф-гадәтләрен хәзерге заман таләпләренә туры килерлек һәм мавыктыргыч итеп саклап калу бик мөһим.
Традицион мәдәният — буыннарны бәйләүче милли тиңдәшлек нигезе. Ул — җәмгыятьтәге мәдәниятнең мөһим катламы һәм аны саклау — илнең тотрыклы үсеше өчен төп бурыч булып тора. Халкыбыз мирасын саклауга һәм үстерүгә яшьләрне җәлеп итү бик мөһим.
Халык мәдәнияте кешедә Ватанга тугрылык, тарихка карата хөрмәт һәм шәхес сыйфатын формалаштыра. Халыклар дуслыгы орденлы Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле — 1937 елда оешкан мәшһүр коллектив. Менә инде сиксән сигез елдан артык ансамбль татар халкының музыкаль, бию һәм гамәли мәдәниятен югары дәрәҗәдә саклый һәм тамашачыга тәкъдим итә.
Бүген ансамбльнең төп бурычы — гореф-гадәтләребезне популярлаштыру гына түгел, аларны тирәнтен өйрәнү, саклап калу һәм киләсе буыннарга тапшыру.
Проектлар буенча эшчәнлек коллектив эшенең төп юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге проектлар ярдәмендә коллектив интернетта танылу алды.
Заманча мәгълүмат технологияләре ярдәмендә яшь буынга күпмилләтле Россиядә яшәүче бер халыкның мәдәният потенциалын күрсәтә торган «Хәзинә» («Наследие») мультимедиа проектын булдырганы өчен (2011 ел);
балалар өчен аудио -, видео - һәм текст материаллары булган AppStore һәм PlayMarket интеграцияле iOS һәм Android өчен кушымтаның интерактив иллюстрацияләнгән версиясе форматында «Знания всего дороже» («Белем бар нәрсәдән кыйммәтрәк») мультимедиа белем бирү программасын булдырганы өчен (2015 ел);
татар милли хореографиясенә багышланган, аның нигезләрен һәм үзенчәлекләрен ача торган мастер-класслар белән «Мирас» («Наследие») мультимедиа белем бирү программасын булдырганы өчен (2021 ел)
ансамбль мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия булган иҗади проектлар буенча хезмәте өчен Россия Федерациясе Президенты грантына лаек булды.
Моннан тыш, коллектив татар җыр сәнгате буенча татар халкының җыр һәм музыка мәдәнияте үзенчәлекләрен ачучы мастер-класслар белән «Халкыбызның мирасы» («Народное наследие») мультимедиа белем бирү программасын булдырганы өчен (2022 ел)
иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләренә ярдәм иткәне өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын алды.
Megagroup.ru