Бүгенге көндә ансамбль репертуарында 150дән артык хореография номеры, хор төркеме тарафыннан башкарылган йөздән артык әсәр һәм оркестр төркеме башкаруында 200ләп музыкаль композиция бар.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең барлык иҗаты музыкаль мәдәнияттә татар милли традицияләрен саклау идеясе белән сугарылган. Ансамбльнең төп бурычларының берсе – музыканың стилистик бердәмлеге, җыр һәм бию аша татар халкының милли рухи ялкынын һәм эчке егәрлеген тамашачыларга җиткерү.
"АУЛАК ӨЙДӘ" - вокаль-хореографик композиция
Башкортстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәйзи Гаскәров куелышында. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан АССРның халык артисты Александр Ключарёв музыкасы. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан АССРның халык язучысы Нәкый Исәнбәт либреттосы.
Яшь егет-кызларның шаян җырлары-биюләре белән сугарылган күңелле программа. Бу композициядә татар халкының милли үзенчәлеге аеруча тулы чагылыш тапкан. Биредә уеннар да, шаяру-такмазалар да, музыка да, биюләр дә, гореф-гадәтләр дә, милли костюмнар да, татар халкының декоратив-гамәли сәнгате дә бар.
"САБАН ТУЕ" - вокаль-хореографик композиция (1982 ел)
СССРның халык артисты Лима Кустабаева куелышында. РСФСРның һәм Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Фасил Әхмәтов музыкасы. РСФСРның атказанган артисты, Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Ляпаев һәм Россиянең атказанган, ТРның халык артисты Раилә Гарипова хореографиясе.
Татарларда һәм башкортларда «Сабан туе» бәйрәме бик борынгы заманнарда барлыкка килгән. Аның исеме төрки телләрдән килеп чыга һәм «сабан бәйрәме» дигәнне аңлата. Язгы кыр эшләре тәмамлануны бәйрәм итүнең нигезендә культ йоласы ята: кешеләр киләсе ел уңышлы булсын өчен җир рухларын зурлыйлар.
Сабан туенда бер физик көчне генә күрсәтеп калмыйча, җырлау, шигырь сөйләү һәм бию буенча ярышларда да катнашып була – бәйрәмнең уеннарында барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Йомгаклау кичәсендә яшьләр өчен зур уеннар үткәрелә. Матур итеп киенгән егетләр һәм кызлар җырлар җырлыйлар, әйлән-бәйлән уйныйлар, бииләр. Борынгы ырым буенча, сабан туенда беренче күрешкән парга озын һәм бәхетле гаилә тормышы насыйп булган.
"КАЗ ӨМӘСЕ" (1992 ЕЛ)
Идеянең авторы, режиссер-куючы: СССРның халык артисты Л. Кустабаева.
Музыкаль бизәлеш: Ә. Абдуллин, ТР халык артисты Р. Мостафин.
Постановка: ТР халык артисты Р.Гарипова, Т.Латыйфуллин.
Беренче кар яугач, татар авылларында каз өмәсе бәйрәме башлана. Авылның барлык кызлары бер өйгә җыелалар һәм җырлый-җырлый казларның каурыйларын чистарталар. Аннары чишмәгә килеп аларны юалар һәм өйгә кайткач, чистартылган казларны кышка әзерлиләр.
Кич белән бу өйгә егетләр килә, яшьләр күңел ачып җырлыйлар һәм бииләр. Бу бәйрәм элекке елларда егет һәм кызларның очрашу һәм танышу урыны була, ә бүген ул – милли гореф-гадәләрне саклау элементы.
"КОРБАН БӘЙРӘМЕ" (1992 ел)
Идеянең авторы, режиссер-куючы: СССРның халык артисты Л.Кустабаева
Музыка: Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгүдә Шәмсетдинова.
Куючы балетмейстер: ТР халык артисткасы Р. Гарипова, Т. Латыйфуллин.
Ибраһим пәйгамбәргә Аллаһы Тәгалә тарафыннан иңдерелгән сынаулар турында риваять буенча төзелгән программа.
"ГАСТРОЛЬ МЕРИДИАННАРЫ БУЕНЧА" (2002 ел)
Монда түбәндәгеләр тәкъдим ителә:
Ирландия халык биюе;
«Боливия кичләре» композициясе;
«Элладаның фрескалары» грек биюе;
Испан «Фламенко»сы;
Аргентина көтүчеләренең «Гаучо» биюе;
Афроамериканнар спиричуэлсы көйләре белән тоташкан «Америка халык биюе»;
Төрле илләрнең халык җырлары.
Коллектив репертуарында – театральләштерелгән биш спектакль.
"КАЗАН ТУРЫНДА РИВАЯТЬ" (2005 ел)
Режиссер-куючы – РФның атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Б.Ф. Ляпаев (Мәскәү шәһәре).
Казанның 1000 еллыгына багышланган программа тамашачыларны IX-XI гасырларда Кама ярында яшәүче борынгы болгарларның тарихи фрагментлары белән таныштыра. Үзенең һөнәрчеләре, тире эшкәртүчеләре, хәрбиләре белән дан тоткан борынгы бөек халыкның тормыш рәвешен тасвирлаучы «Казан турында риваять» программасы милли колорит һәм нечкә юмор хисе белән сугарылган.
"ИСТАНБУЛ ХЫЯЛЛАРЫ" (2006 ел)
Режиссер-куючы – О. Николаев.
Танылган җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, прозаик Гаяз Исхакый һәм ХХ гасыр башында Төркиягә күчеп китеп, туган иленә кайта алмаган татар халкының күп кенә күренекле шәхесләренә багышланган театральләштерелгән программа туган җир җылысыннан мәхрүм булган йөрәкләрнең тетрәнү хисе һәм үз ватанына мәхәббәт тойгылары белән сугарылган.
"ҖИДЕ МӘРҖӘН" (2008 ел)
Режиссер-куючы – О. Николаев.
Беренче татар «Җиде мәрҗән» этно-мюзиклы әниләргә, хезмәткә, туган илгә булган мәхәббәт, буыннарның дәвамлылыгы, ышаныч, мәхәббәт һәм тынычлыктан башка кеше тормышының мәгънәсез булуы турында заманча, әмма шул ук вакытта мәңгелек кешелек кыйммәтләрен күз алдында тоткан тирән фәлсәфи программа.
"СУГЫШ ТУРЫНДА ТАРИХ БИТЕ" (2010 ел)
Режиссер-куючы – Сергей Цветков (Мәскәү шәһәре)
Хореограф-куючы: Ольга Зотова (Мәскәү шәһәре).
"Сугыш турында тарих бите" вокаль-хореографик бүлек – Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган театральләштерелгән куелыш.
"ИЗГЕ БАКЧА" 2016 ел
Хореограф-куючы, режиссер – Георгий Ковтун (Санкт-Петербург шәһәре) Композитор – Радик Сәлимов.
Хормейстер-аранжировщик – Светлана Смирнова.
Ике актлы спектакльнең сюжет нигезенә Болгар шәһәрен әйләндереп алган алмагач бакчалары турында борынгы риваять салынган. Кызганыч, алар шәһәр белән бергә юк ителде. Зирәк хан бакчаларны яңадан корырга уйлый, әмма өлгерә алмый – үтерелә. Ханның кызы әтисенең эшен дәвам итәргә карар кыла, аңа бу эшендә батыр егет ярдәмгә килә. Ул Ефәк юлы буйлап ерак сәяхәткә китә, анда аны бик күп сынаулар көтә. Туры юлга аны туган ягы турындагы уйлары гына кире кайтара (бу уйлар спектакльдә азан тавышы белән тасвирлана). Ул бөтен юлны узарга, күккә күтәрелергә һәм тере алмагач ботагын алып кайтырга тиеш була, тик шул вакытта гына бакчалар яңадан чәчәк атып, җирдә тынычлык һәм гармония торгызылачак.
"ТУЙ" (2020 ЕЛ) - МУЗЫКАЛЬ-ХОРЕОГРАФИК СПЕКТАКЛЬ
Идея авторы, куючы-режиссер: РФ атказанган, ТР халык артисты Айрат Хәмитов.
Фәнни консультант: ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, доцент Фәнзилә Җәүһәрова.
Музыкаль материалны сайлау: ТР халык артисты Венера Гәрәева, ТР халык артисты Рәшит Мостафин, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Нияз Гәрәев.
«Туй» музыкаль-хореографик спектакле ХХ гасыр башы Казан һәм Себер татарларының фольклор-этнографик материалларына нигезләнгән. Сюжет линиясен эшләү, җыр, музыка һәм инструменталь репертуар сайлау өчен зур тикшеренү эшләре башкарылды. А. Ключарев, Җ. Фәйзи, М. Нигъмәтҗанов, Ф. Йосыпов, Л. Җиһаншина кебек танылган татар композиторлары һәм себер галимнәренең милли музыкаль мирасны туплаган фольклор җыентыклары, галим-энограф, диалектолог Ф. Вәлиев, Ф. Баязитова, Ф. Йосыповларның фәнни хезмәтләре өйрәнелде.
«Спектакльнең сюжет линиясен ХХ йөз Казан һәм себер татарларына хас булган туй йолалары хронологиясен исәпкә алып куелган хореографик номерлар тәшкил итә. Композициянең беренче картинасы Казан татарларының музыкаль һәм этнографик традицияләрен чагылдырса, икенче картинасы себер татарларының төрле локаль традицияләренә хас булган кәләшне кияү йортына озату белән бәйле йола гамәлләреннән тора». (Фәнзилә Җәүһәрова)
Megagroup.ru