Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
Хәмитов Айрат Ринат улы
Сәнгать җитәкчесе
Гарипова Раилә Мөхәммәтхан кызы
Баш балетмейстер
Гәрәев Нияз Рафис улы
Баш хормейстер
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе
Концерт-гастроль эшчәнлеге буенча директор урынбасары
Абзалова Алсу Фәрит кызы
Гомуми сораулар буенча директор урынбасары
Җәләлетдинов Илгизәр Сәяхәт улы
Хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары
Сәнгать-куелыш бүлеге мөдире
Татарстан Республикасының атказанган артисты
Сәлимов Радик Фәндәс улы
Музыка бүлеге җитәкчесе
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы, композитор, музыка җитәкчесе, башкаручы, Бөтенроссия композиторлар конкурсы лауреаты
Төрле елларда Казан шәһәр филармониясендә «Пантера» камера балетының тавыш режиссеры, София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәгендә иҗади һәм социаль проектлар җитәкчесе булып эшләгән.
2007 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең музыка бүлеге җитәкчесе һәм оркестр артисты булып тора.
1975 елның 6 гыйнварында Түбән Кама шәһәрендә туган.
Салих Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятен (баян, Ю.Б.Романько классын) һәм Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (композиция, профессор Р.Ф. Кәлимуллин классын) тәмамлый.
Радик Сәлимов симфония, театр һәм сәхнә музыкасы өлкәсендә әсәрләр иҗат итә. Симфоник эшләр арасында «Казан көзе» фестивалендә яңгыраган Чапкын увертюрасы аерым урын алып тора, ул Казанда «Мирас» фестивалендә һәм маэстро Александр Сладковскийның юбилеенда яңгырады.
Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен аның тарафыннан түбәндәге музыкаль әсәрләр тудырылган:
«Җиде энҗе» этно-мюзиклы (2006, реж. О. В. Николаев);
этно-мюзикл «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» (2025, реж. Л. Гыйсмәтулова);
«Белем барыннан да кыйммәтрәк» музыкаль спектакле (2015, реж. Л. Хәмитова);
«Изге бакча» музыкаль мистерия (2016, реж. Г. А. Ковтун);
«Сугыш турында тарих бите» вокаль-хореографик спектакленә аерым номерлар (2010, реж. С.В. Цветков);
«Көмеш беләзек», «Яз», «Кулъяулык», «Чулпыларым» номерларына музыка (Р. М. Гарипова куелышы).
Композитор иҗатында «Снежная королева» балеты аерым урын алып тора, аның ике версиясе бар: «Гжель» Мәскәү академия бию театрының заманча куелышы (реж. Г. Ковтун) һәм «Астана Балет» театрының классик версиясе (классик куелыш, UMAI премиясе), ел әйләнәсе башкарыла.
Театр проектлары арасында - «Хармс. Водевиль 24 күренештә» (реж. К. Кромме, Швейцария), «Go! Баламишкин (реж. Бикчәнтәев Ф.), «Хуҗа Насретдин» (реж. Тимур Бекмамбетов, иң танылган Россия һәм халыкара режиссерларның берсе), «Минем бәхетле көнем» (реж. Е. Гороховская) яшь тамашачы милли театрлары һәм яшьләр театрларының «Волжская сказка» регионара фестивалендә иң яхшы музыкаль бизәлеш өчен жюри тарафыннан махсус диплом белән билгеләп үтелде. «Игра с монстриком» (реж. Р. Бариев), «Кемдер тәрәзәгә чиертә» (реж. С. Юзиев).
Кинода ул «Югалту» (реж. И. Ягъфәров, шулай ук үзе төп рольне башкара, «Брелок» (реж. И. Ягъфәров, «Бибинур» реж. Ю. Фетинг), «Курбан Роман. История с жертвой» (реж. С. Юзиев, «Фәридә» (реж. С. Юзиев), «Бәхет мәктәбе» (реж. В. Игнатьев, «Өч аяклы бия» (реж. Н. Җамалеев, «Центровка» (реж. В. Глушкова) һәм «Ибн Фадлан» (реж. А. Мөхәммәтҗанов) фильмнарына музыкалар яза.
Ул Tatarsis электрон-этник проектының авторы һәм саунд-продюсеры булып тора, шулай ук Динә Гарипова белән кайбер авторлык проектларында хезмәттәшлек итә — «Су буенда» (композитор, курай) композициясе һәм «Зөләйха күзләрен ача» фильмына «Ай, былбылым» җырының аранжировкасы.
Миңнегалиев Рамил Рамазан улы
Баш администратор
Татарстан Республикасының атказанган артисты
Мөбәрәкшина Ләлә Мансур кызы
Труппа җитәкчесе
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре
1996 елда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә «Хор артисты» вазифасына кабул ителә. 2015 елның 9 февраленнән Мөбәрәкшина Ләлә Мансур кызы Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең труппа мөдире булып эшли башлый.. Күпьеллык нәтиҗәле иҗади хезмәте өчен Л.М. Мөбәрәкшина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе (2012), «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада» истәлекле медале һәм истәлекле медаль Грамотасы, 2014 елда Сочида узган XI кышкы Паралимпия уеннары һәм XXII Кышкы Олимпия уеннарын әзерләүгә һәм уздыруга керткән зур өлеше өчен истәлекле медаль һәм истәлекле медаль Грамотасы белән бүләкләнде. 2025 елның 30 маенда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде. |
Хәйруллина Фирая Илдус кызы
Администратор
Хәмитова Ләйсән Рәшит кызы
Балалар студиясенең сәнгать җитәкчесе. Балет буенча репетиторы
Татарстан Республикасының халык артисты
Хәсәнова Рәйсә Ималетдин кызы
Балет буенча репетитор
Татарстан Республикасының атказанган артисты
Классик бию буенча педагог-репетитор
Абдерәшитов Рафаэль Рамил улы
Тавыш режиссеры
Фәттахова Миләүшә Фирдинат кызы
Милли киемнәрне тегү буенча бүлек мөдире
Татарстан Республикасының атказанган артисты
Габдрахманова Фидания Төхвәтулла кызы
Персонал буенча белгеч
Татарстан Республикасының атказанган артисты
Данилаева Әлфия Зөфәр кызы
Баш хисапчы
Шиһапова Фәүзия Баһаветдин кызы
Баш хисапчы урынбасары
Мәхмүтшина Дания Илалетдин кызы
Фәтхетдинова Роза Минһаҗ кызы
Китапханәче
Хәйруллин Айрат Илдус улы
Баш дирижер
1986 елның 15 июнендә Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендә туган.
6 яшеннән Татар балалар музыка мәктәбендә баян буенча С.Г. Гарифҗанов классында укый башлый. 2001 елдан 2005 елга кадәр С. Сәйдәшев исемендәге Түбән Кама музыка көллиятендә укый. 2005 елда Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә «Баян» инструменты белгечлеге буенча укырга керә. Анда баян буенча профессор, халык уен кораллары кафедрасы мөдире, ТРның атказанган артисты А.А. Фәйзуллиннан, дирижерлык классы буенча тарих фәннәре докторы, профессор В.И. Яковлевтан белем ала.
Күпсанлы Бөтенроссия һәм Халыкара бәйгеләрдә катнаша: Халыкара «AccoHolliday» конкурсында (Киев шәһәре, 2006 ел), Гомумроссия яшь талантлар конкурсында җиңүче (Мәскәү шәһәре, 2006-2007 ел); Халыкара «Шабыт» конкурсында (Астана шәһәре, 2008 ел), 2011 һәм 2012 елларда яшь башкаручыларның Халыкара «Татар моңы» телевизион конкурсы лауреаты (Казан шәһәре).
2010 елда Гнесиннар исемендәге РМАнең халык халык уен кораллары кафедрасы мөдире, профессор, Ф.Р. Липс классына аспирантурага укырга керә.
2007 елда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә оркестр артисты булып эшкә урнаша. Р. Вәлиев «Арча», Р. Шәйхетдинов «Авыл көйләре», Х. Вәлиуллин «Бию», Ф. Галиев «Музыкантлар елмая», Р. Вәлиев «Зәлидә», А. Шалаев «Ах, ты зимушка-зима!» кебек әсәрләрдә баянда ялгыз соло башкара.
Айрат Хәйруллин ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестры өчен 100дән артык инструментовкалар, аранжировкалар һәм эшкәртмәләр язды, аларның күбесе ансамбльнең алтын фондына керде. Болар: «Халкым», «Яздым сәлам», «Чибәр кызга», «Тыпырдау», «Черноглазая казачка», «Хайтарма», «Айһайлүк», «Җанлы курай», «Весялуха», «Бөрьян егетләре», «Солдат биюе» һәм башка бик күп әсәрләр.
2021 елдан Айрат Хәйруллин ТРның халык артисты Рәшит Мостафинның икенче дирижеры һәм баш дирижер ярдәмчесе сыйфатында оркестр белән репетицияләр үткәрде. Рәшит Мостафин вафатыннан соң, 2023 елдан баш дирижер вазыйфаларын башкарды, ә 2025 елның сентябреннән ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле оркестрының тулы хокуклы баш дирижеры булып билгеләнде.
Megagroup.ru