Бервакыт биюче һәм балетмейстер Фәйзи Гаскәров Игорь Моисеевка «Халыкчан сәхнә биюен куяр өчен нәрсә белергә кирәк?»,- дигән сорау биргән. «Шактый нәрсә белергә кирәк,- дип җавап биргән XX гасырның бөек биючесе һәм балетмейстеры. - Иң беренче чиратта, халык иҗатына намуслы мөнәсәбәт булырга тиеш. Беркайчан да аны бозып күрсәтергә ярамый, халык ясалмалылыкны (алдауны) кабул итмәячәк. Шулай ук, биюдә күзаллаган натураны җентекләп өйрәнергә, халыкның гореф-гадәтен, музыкасын, көнкүреш әйберләре белән танышырга кирәк. Бәлки шул очракта гына халыкчан пландагы бию куеп булыр. Халык хореографиясен яратучы кеше - ул эзләнүче, фольклорист, музыкант, тарихчы һәм әлбәттә, югары хыял диңгезендә оча белүче дә булырга тиеш!»
Оста биюченең бу сүзләре Фәйзи Гаскәров күңелендә гомерлеккә уелып калган. Аның барлык иҗади тормыш юлында әлеге сүзләр остазының укучысына биргән алтын киңәшләре буларак сакланган.
Татар биюенең милли үзенчәлекләре турында РСФСР ның атказанган артисты, Дәүләт премиясе лауреаты В.В. Кригер болай дип яза: «Татар биюләре гадәти булмаганча саф, үзенчәлекле һәм колоритлы. Егет һәм кызлар парлап биегәндә наз белән сугарылган лирик сюжет барлыкка килә. Биюнең чын халыкчанлыгы сизелә. Кызларның яулык белән йөзләрен яшереп бии торган хәрәкәте искиткеч матур. Бу үзенә күрә шундый нәзакәтлелек һәм нәфислек белән эшләнә. Ә кызларда башны боргандагы йомшаклык , егеткә караган чакта тыйнаклык !..» (Халык биюләре турында. Журнал « Халык иҗаты», 1937 ел, № 2-3, 38-39 битләр.)
Татар биюләренең тагын нинди стилистик үзенчәлекләре бар? Беренче чиратта, бу эчке темперамент һәм уен характеры белән төрелгән тере биюләр. Мәзәк элементлар, бию буенча партнерны «алдау» теләге биюгә шуклык өсти. Бик еш кына биючеләр осталыкта һәм җитезлектә ярышалар һәм бу биюгә дәрт өстәп җибәрә.
Егетләр биюе - дәртле, актив,гайрәтле. Аларның ваклап ясалган хәрәкәтләре җиңелчә сикерү һәм тыпырдауга акцент ясап баетыла. Кызлар белән биегәндә егет үзенең ышанычлы, горур, ныклы характерын күрсәтә.
Биегәндә ир - егетләр кулларын, кызлардан аермалы буларак, ирекле тоталар. Куллар артта камзул астындагы билбауда булырга, түбәтәйне тотып торырга яки иңбашыннан түбәнрәк тотып, як-якка җәелергә мөмкин. Билбауда гына да була ала (янда түгел, ә билбауны алданрак тоталар), кул чуклары җыелган, ләкин йодрыкланмаган. Шулай ук бер кул терсәктән бөгелеп, кул чукларын иңбашы биеклегендә яки бераз гына өстәрәк тотылган рәвештә күтәрергә мөмкин, ә икенче кул бу вакытта йодрыкка төйнәлгән һәм артка куела.Бию - сәнгатьнең тел буенча булган киртәләрен урап һәм якты эмоцияләр ярдәмендә халкыбыз мәдәниятын аеруча оста итеп тапшыра ала торган уникаль сәнгать төре. Халык биюе - ул бию, инструменталь, театраль уйнау башлангычлары бердәмлегенең көчле дәвамы булып тора. Җыр, музыка һәм милли киемнәрнең үзенчәлекләре белән бергә бәйләнеп бара.
Татар халык биюе, гасырлар төпкелендә туып, йөзәр еллар аша узып, милли мәдәниятыбызның уникаль коды булып тора. Вакытлар үзгәрсә дә, ул халкыбызның тарихын, холкын һәм гореф - гадәтләрен саклый. Юкка гына биюне милләтнең йөзе дип әйтмиләр, чөнки ул халыкның үзе һәм аның дөньяга карашы турында мәгълүматны саклый.
Бу бүлектә сез ансамбльнең алтын бию фонды - татар милли хореографиясенең иң яхшы үрнәкләре белән таныша аласыз. Барлык биюләрне дә без шартлы рәвештә хатын-кыз, ир-кеше, ялгыз һәм күмәк башкару төрләренә бүлдек. Сез аларның эчтәлеге һәм төп башкару ысуллары белән танышырсыз.
Megagroup.ru