Алсу Абашева
Балет артисты
Казанда туган.
12нче Балалар музыкаль-хореографик мәктәбен бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый.
2009-2014 елларда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында "Халык сәнгать иҗаты, үзешчән коллективның сәнгать җитәкчесе, укытучы" белгечлеге буенча укып, бик яхшы билгеләренә тәмамлый.
2014 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.
Ялгыз бию партияләрен «Аулак өй» программасында (кыз роле), «Шаян кызлар», «Минзәлә биюе», «Бишле бию», «Бәйрәм» һ. б. бию номерларында күрергә була.
Сөмбел Әнвәрова
Балет артисты
Казан хореография училищесын, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлаган.
Ансамбльдә 2015 елдан бүгенге көнгә кадәр эшли.
Биюләрдә ялгыз партияләрен «Дуслык», «Без татарлар», «Вдоль да по речке», «Минзәлә биюе», «Сарман буе» вокаль-хореографик куелышларында, «Туй» вокаль-хореографик спектаклендә кәләш ролендә һәм «Бишле бию», «Кияү» биюләрендә күрергә була.
2017 ел – Мәдәният хезмәткәрләре республика профсоюз комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
2021 ел – ТР Апас муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
2021 ел – Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты мәдәният идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
2021 ел – Татарстан Республикасы «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде;
2022 ел – ТР Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде;
2023 ел – Шуша шәһәре (Азәрбайҗан) генераль секретаренең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
2023 ел – «Милли хәзинәләр» («Сокровища наций») милләтара этник фестиваленең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде (Новосибирск шәһәре);
2023 ел – Ә. Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурста 1 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде (Казан шәһәре);
2024 ел – Н.Д. Юлтыева исемендәге Халыкара хореография сәнгате конкурс-фестивалендә 1 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән бүләкләнде.
2021 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы Балалар вокаль-хореографик студиясендә педагог-хореограф булып эшли, ул үзен профессиональ педагог, куратор буларак күрсәтә, балалар белән бергә төрле фестивальләрдә даими чыгыш ясый.
Раил Ганиев
Балет артисты
Татарстан Республикасының атказанган артисты
1983 елның 21 июнендә ТАССРның Менделеевск шәһәрендә туа.
1989-1999 елларда "Веселуха" Үрнәк халык коллективында бии.
1997-2002 еллар - Чаллы шәһәре сәнгать училищесы
2001-2002 еллар - "Болгар" муниципаль бию ансамбле.
2002-2003 еллар – Коми Республикасының "Асъя Кыа" Дәүләт җыр һәм бию ансамбле.
2003-2004 еллар – Санкт-Петербург шәһәре ЛенХО җыр һәм бию ансамбле.
2006 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.
2012-2016 елларда Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укый.
Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты:
Мәхмүт Эсамбаев исемендәге V Халыкара ялгыз бию буенча фестиваль-конкурсы, Грозный шәһәре, Чечня Республикасы.
I Халыкара Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-конкурсы. Татарстан Республикасы.
"Балет без границ" Халыкара конкурсы, Лос-Анджелес, АКШ.
2010 ел – "Перспектива" номинациясендә Хөкүмәт Гранты тапшырылды.
2012 ел – "Мәдәнияттәге казанышлар өчен" күкрәк билгесе тапшырылды.
2017 ел – "Татарстан Республикасының атказанган артисты" дигән мактаулы исем тапшырылды.
Алина Харисова
Балет артисты
Татарстан Республикасының Чаллы шәһәрендә туа. 2011-2016 елларда Чаллы сәнгать көллиятенең «Бию сәнгате» бүлегендә укый. 2016-2021 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында "һәвәскәрләр коллективы (Халык биюе) җитәкчесе" белгечлеге буенча укый. 2016-2018 елларда Көнбатыш хәрби округының Офицерлар йорты каршындагы «Ак төннәр» Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә (Санкт-Петербург) эшли.
2019 елда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаша. Алина Харисова ансамбльдә «Гармун-гармун», «Субботея», «Весялуха», «Яблочко», «На привале» бию номерларында оста итеп әйләнү техникасын куллана, шулай ук «Памир», «Түбән Новгород татарлары», «Башмакчык» хореографик куелышларында ялгыз партияләрдә бии.
Мәхмүт Эсамбаев исемендәге XIII Халыкара бию фестиваль-конкурсында III дәрәҗә лауреаты (2022), 2022 елда Мәскәү шәһәренең Татар мәдәни үзәгеннән татар биюе буенча мастер-класс үткәргән өчен Рәхмәт хаты иясе, Г.Х. Таһиров исемендәге «Казан кунаклары» Халыкара конкурс-фестиваленең I премиясе лауреаты (2022), Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурста I дәрәҗә лауреаты (2023), Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлар конкурсы дипломанты, Йошкар-Ола шәһәре (2024).
Казанда узган XVI БРИКС саммитында (2025) катнашканы өчен Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең «Иҗади казанышлар өчен» медале тапшырылды (2025).
Айрат Заһидуллин
Балет артисты
1989 елның 8 гыйнварында Яр Чаллы шәһәрендә туа.
2002-2007 – Чаллы шәһәре сәнгать училищесы.
2005-2007 – "Болгар"бию театры.
2007-2009 – ике тапкыр Кызыл Байраклы Төньяк флотының Ленин комсомолы премиясе лауреаты Җыр һәм бию ансамбле (флотта хезмәт).
2007-2011 - Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты (Хокук белеме).
2010-2011 – "Болгар" бию театры.
2011 елдан ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.
Әйдәп баручы сәхнә остасы, солист.
Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты.
2017 елда «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде.
Халыкара һәм Бөтенроссия конкурсларының шәрәфле жюри әгъзасы.
2020 ел – ТР Рәисенең «Хореография сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен» Рәхмәте.
"Изге бакча", "Сугыш турында тарих бите", "Туй" концерт программаларында зур осталык белән баш рольләрне башкара.
Айгөл Кыямова
Балет артисты
Татарстан Республикасының атказанган артисты
Никита Корепанов
Балет артисты
Юлия Крылова
Балет артисты
1995 елның 30 июлендә Ижау шәһәрендә (Удмуртия Республикасы) туа. Ижау шәһәренең хореография лицеен, Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый (2017 ел).
Хезмәт юлын ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә "Балет артисты" вазифасында башлый (2017 ел). «Сарман биюе», «Дуслык», «Без татарлар», «Вдоль да по речке, вдоль до по Казанке» вокаль-хореографик композицияләрендә, «Кияү», «Шаян кызлар», «Солдатлар биюе», «Ак морзалар» «Бишле бию»ләрендә, «Аулак өй», «Җиде энҗе» музыкаль-хореографик спектакльләрдә ялгыз партияләрне, ә "Туй" музыкаль спектаклендә төп персонаж (кәләш) партиясен башкара.
Шулай ук дәүләт тарафыннан оештырылган чараларда да катнаша.
Алсу Мәгсүмҗанова
Балет артисты
Илмир Мөхәммәтҗанов
Балет артисты
Татарстан Республикасының атказанган артисты
1990 елның 19 мартында Башкортстан Республикасының Йәрмәкәй районы Йәрмәкәй авылында туа.
1996 елдан 2002 елга кадәр Йәрмәкәй мәктәбендә укый.
2002-2008 елларда Р. Нуриев исемендәге Башкорт хореография училищесында укый.
2008 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә балет артисты булып эшли.
«Егетләр биюе» (Кәлимуллин куелышында), «Гармун-гармун», «Русская сюита», «Чалыштыру», «Тезмә» һ. б. номерларда солист.
2009-2010 елларда Мәскәү шәһәрендә Хәрби - һава көчләрендә хезмәт итә.
Дөньякүләм масштабтагы чараларда катнашу:
2011 ел – Универсиада (Кытай, Шеньжень шәһәре);
2013 ел – Универсиада (Казан шәһәре);
2015 ел – Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты (FINA) (Казан шәһәре);
2019 ел – World Skills Казан шәһәре;
2024 ел – Брикс (Казан шәһәре);
2020 елдан – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы Балалар вокаль-хореографик студиясе педагогы;
2022 елның 25 ноябрендә «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
Виталий Субуханов
Балет артисты
Татарстан Республикасының атказанган артисты
1982 елда Үзбәкстанның Сырдәрья шәһәрендә туа.
1988-1999 елларда «Веселуха» үрнәк халык коллективында бии (хәзерге
РФның атказанган «Шаян» халык иҗаты коллективы).
1999-2005 елларда – Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте (Алабуга шәһәре).
2002-2004 елларда – ПУрВО җыр һәм бию ансамбле (Самара шәһәре).
2005-2007 елларда – «Казан» бию ансамбле (Казан шәһәре).
2012-2017 елларда – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты. Бакалавриат. (Казан шәһәре).
2017-2019 елларда – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты. Магистратура. (Казан шәһәре).
2007 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.
2019 елдан Татарстан Республикасының «SFORZANDO» («Усилие») башкару сәнгатен үстерү фондының гамәлдәге жюри әгъзасы.
2012 елда «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе тапшырылды.
2017 елда «Татарстан Республикасының атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелде.
2018 елда Россия мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан Республикасы профсоюз оешмасы профсоюз активистларының «Профсоюзда актив эшләгәне өчен» Мактау (көмеш) билгесе белән бүләкләнде.
Айдар Уразбаев
Балет артисты
1995 елның 20 декабрендә Башкортстан Республикасының Баймак шәһәрендә туа.
2011-2013 елларда Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография училищесында "Балет артисты" һөнәренә белем ала.
2016 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.
Владислав Уткин
Балет артисты
Белем алу еллары:
2009-2014 елларда – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты.
Владислав Уткин үзенең карьерасын хореография сәнгатен саклауга һәм популярлаштыруга багышлый.
Сәхнә казанышлары:
Уткин Владислав Геннадьевич ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет төркемендә әйдәп баручы артистларның берсе. Аның һөнәри осталыгы һәм сәхнә индивидуальлеге мондый спектакльләрдә күренә: Ф. Гаскәров куелышында «Җизнәкәй», Р. Гарипованың «Кызлар аулак өе», «Сугыш турында тарих бите!» С. Цветков куелышында.
Бүләкләр һәм конкурслар:
2019 ел – Мәхмүт Эсамбаев исемендәге Халыкара ялгыз бию фестиваль-конкурсының I дәрәҗә лауреаты, Грозный (Чечня);
2020 ел – «Helvetic Navruz» International Dance Festival-Competition I дәрәҗә лауреаты, Женева (Швейцария);
2021 ел – Бөтенроссия балет артистлары һәм хореографлар конкурсының III дәрәҗә лауреаты, Ярославль (Россия).
Куелыш эшчәнлеге:
«Казан кичләре» вокаль-хореографик композициясе. Премьера 2021 елның 15 мартында. Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узды.
Фәнни эшчәнлеге:
2021 ел – «Балет сәнгатен һәм хореография белемен үстерүнең актуаль мәсьәләләре» V Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашу, Мәскәү;
2022 ел – «Фәнни күзәтү: теория һәм практиканың актуаль мәсьәләләре» II Халыкара фәнни-гамәли конференциясе, Пенза (I дәрәҗә диплом, «Культурология» секциясе).
Медиа һәм гавами чыгышлар:
«Калеб», «Шаян ТВ», «Манзара» тапшыруларының, «Туганайлар», «Мәдәни җомга» газеталары һәм «Тәртип» радиосы өчен интервьюларның чакырылган кунагы.
Педагогик эшчәнлеге:
Казан мэриясе ярдәмендә «Хәрәкәттә бәрәкәт» һәм «Гәүһәр» проектларында катнашу. Казан шәһәренең паркларында, скверларында һәм мәктәпләрендә татар биюе буенча мастер-класслар үткәрү (2022-2025 еллар).
Эре чараларда катнашу:
27нче Универсиада (2013), European Judo Championships (2016), FIFA World Russia (2018), WorldSkills Kazan (2019), KAZANFORUM (2023), games of the Future Казан (2024), БРИКС Казан (2016).2024).
Айнур Фәизов
Балет артисты
1994 елның 8 июнендә Башкортстан Республикасының Мәләвез районы Зирган авылында туа.
2010-2014 елларда Башкортстан республикасының мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укый.
2013-2014 елларда Стәрлетамак дәүләт филармониясенең «Бию театры» коллективында эшли.
2015 елда Россия Хәрби Көчләрендә хезмәт итә.
2016 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты.
2017-2022 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала.
Александр Фёдоров
Балет артисты
Артур Хабабетдинов
Балет артисты
Татарстан Республикасының атказанган артисты
Карина Хәбибуллина
Балет артисты
Руслан Хәбибуллин
Балет артисты
Гөлфия Шәрипова
Балет артисты
Башкортстан Республикасының Стәрлетамак шәһәрендә туа. 2014 елда Башкортстан республикасының мәдәният һәм сәнгать көллиятен тәмамлый. 2018 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.
2018 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.
Ансамбльдә башкара торган репертуары:
"Шаян кызлар", "Болгария розасы", "Минзәлә", "Бәйрәм" биюләре, "Өйгә Җиңү белән!" вокаль-хореографик куелышы.
Ксения Колмакова
Балет артисты
2004 елның 31 мартында Бурятия Республикасының Баргузин авылында туа.
2023 елдан 2025 елга кадәр Казан шәһәр филармониясендә «Түгәрәк җитәкчесе» вазифасында эшли.
2025 елда Казан дәүләт мәдәният институтын "Хореография сәнгате, профиле: хореография педагогикасы (халык биюе)" белгечлеге буенча тәмамлый.
2024 елның сентябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле составында балет артисты булып хезмәт куя.
Диана Сапрыкина
Балет артисты
2003 елның 8 маенда Үзбәкстан Республикасының Ташкент шәһәрендә туа.
2021 елда Дәүләт махсуслаштырылган хореография мәктәп-интернатын (Ташкент шәһәре) тәмамлый.
2025 елда Казан дәүләт мәдәният институтын "Хореография сәнгате, профиле: хореография педагогикасы (халык биюе)" белгечлеге буенча тәмамлый.
2024 елның сентябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле составында балет артисты булып хезмәт куя.
Дарья Печенкина
Балет артисты
2003 елның 4 февралендә Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә туа.
Тольятти шәһәрендәге М.М. Плисецкая исемендәге хореография мәктәбен һәм Казан хореография училищесын бик яхшы билгеләренә генә тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеге2022 елда ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә башланып китә.
Айгиз Әхмәтов
Балет артисты
2000 елның 17 октябрендә Яр Чаллы шәһәрендә туа.
2014-2019 елларда Чаллы сәнгать көллиятендә укый (балет артисты, педагог).
2025 елда «Педагогик белем; профиле: Физик культура һәм тормыш иминлеге» белгечлеге буенча Яр Чаллы дәүләт педагогика университетын тәмамлый.
2019 ел – «Болгар» бию театрында балет артисты.
2019-2020 елларда - «Кара диңгез флотының ике тапкыр Кызыл Байрак иясе җыр һәм бию ансамбле»ндә хезмәт иткән.
2021 елдан ТР Дәүдәт җыр һәм бию ансамблендә хезмәт итә.
Анастасия Кабаева
Балет артисты
1999 елның 13 июнендә дөньяга килә.
2021 елда «Хореография сәнгате, профиль: педагогика»юнәлеше буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый.
2021 елның сентябреннән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле составында.
2025 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле каршындагы Балалар вокаль-хореографик студиясенең кече төркеме педагогы.
Вадим Заһидуллин
Балет артисты
2000 елның 5 апрелендә Башкортстан Республикасының Йәрмәкәй районында туган.
2016-2020 елларда Башкортстан республикасының Стәрлетамак шәһәрендәге мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укый, аннары РФ хәрби көчләрендә хезмәткә китә.
«Бию театры» Стәрлетамак дәүләт театр-концерт берләшмәсендә (балет артисты) эшли.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә 2022 елның сентябреннән бирле эшли.
Динә Рәхмәтуллина
Балет артисты
2003 елның 19 ноябрендә туган.
2015 елда Казан хореография көллиятенә «Классик хореография» бүлегенә укырга керә.
2019 елда Казан хореография көллиятенең «Халык биюе» бүлегенә укырга керә.
2024 елда «Халык җыр һәм бию ансамбленең балет артисты, педагог» белгечлеге буенча Казан хореография көллиятен тәмамлый.
2024 елның сентябрь аенда «Пермь-Концерт» оешмасының, «Ярмарка» муниципаль җыр һәм бию ансамбленә «Балет артисты» вазыйфасына эшкә кабул ителә.
2025 елның августыннан Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты булып эшли.
Кирилл Павлов
Балет артисты
2001 елның 22 апрелендә Марий Эл Республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә туа.
2017-2021 елларда И.С. Палантай исемендәге Мари мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем ала.
2021-2023 елларда Әстерхан дәүләт җыр һәм бию ансамблендә эшли.
2023-2024 елларда «Казан» бию ансамблендә эшли.
2024 елдан бүгенге көнгә кадәр Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты булып хезмәт итә.
Раил Нәбиев
балет артисты
2003 елның 21 гыйнварында туган.
2022 елда Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көллиятен тәмамлый.
2022 елдан 2024 елга кадәр «Мирас» Уфа җыр һәм бию ансамблендә эшләгән.
2024 елдан бүгенге көнгә кадәр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә балет артисты булып эшли.
Юлия Кирюхина
Балет артисты
2003 елның 1 сентябрендә Казан шәһәрендә туа.
2022 елда Казан хореография училищесын яхшы билгеләргә генә тәмамлый.
2022 елда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленә эшкә урнаша.
2023 елдан Казан дәүләт мәдәният институтында «Социаль-мәдәни эшчәнлек» белгечлеге буенча белем ала.
Megagroup.ru