Баш/Новости подробно/ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КОНЦЕРТ БЕЛӘН ЧЫГЫШ ЯСАДЫ

ГОСУДАРСТВЕННЫЙ АНСАМБЛЬ ПЕСНИ И ТАНЦА РТ ВЫСТУПИЛ С СОЛЬНЫМ КОНЦЕРТОМ, ПОСВЯЩЕННОГО МЕЖДУНАРОДНОМУ ЖЕНСКОМУ ДНЮ

ТР ДӘҮЛӘТ ҖЫР ҺӘМ БИЮ АНСАМБЛЕ ХАЛЫКАРА ХАТЫН-КЫЗЛАР КӨНЕНӘ БАГЫШЛАНГАН КОНЦЕРТ БЕЛӘН ЧЫГЫШ ЯСАДЫ
«Газпром трансгаз Казан» җәмгыяте идарәсе аппаратында Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү чарасы узды.

8 Мартка багышланган тантаналы чарада хатын-кызларны ҖЧҖ «Газпром трансгаз Казан» ширкәте генераль директоры Рөстәм Усманов котлады. «Бүген сез, кешелекнең гүзәл  вәкилләре, безнең коллективның шактый зур өлешен тәшкил итәсез. Сез ир-атлар белән бертигез эшлисез, эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә уңышларга ирешәсез, кайчак нәфис җилкәләрегезгә төшкән, хатын-кыз өчен авыр булган мәшәкатьләрне дә җиңәсез. Матур, акыллы, талантлы һәм игелекле затлар, сез – безнең предприятиенең төп бизәге. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, хезмәт сөючәнлегегез һәм камиллеккә омтылуыгыз безнең оешманы көчлерәк һәм уңышлырак итә», – дип билгеләп үтте Рөстәм Ринатович.

Аннары җәмгыятьнең генераль директоры хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Ягулык-энергетика комплексын үстерүгә керткән зур шәхси өлешләре һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен ҖЧҖ «Газпром трансгаз Казан» ветераны исеме Ирина Гаранинага, Әлфия Нәҗметдиновага, Ольга Солягинага, Клара Усмановага, Эльвира Фәйзуллинага, Роза Хәйруллинага, Роза Шәрәфиевага һәм Зөһрә Нәҗметдиновага бирелде.

Тамашачылар өчен Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов җитәкчелегендәге Халыклар дуслыгы орденлы Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары башкаруындагы танылган әсәрләр һәм бию номерлары музыкаль бүләк булды. Чыгыш ясаучылар гүзәл бәйрәм рухы тудырды. Концерт  бик күп уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

 
Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесы
«Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле» 
420111, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Островский урамы, 2 йорт
ОГРН: 1021602861840
ИНН: 1653011480
Политика конфиденциальности
Этот сайт использует файлы cookie и метаданные. Продолжая просматривать его, вы соглашаетесь на использование нами файлов cookie и метаданных в соответствии с Политикой конфиденциальности (согласно категориям и целям обработки ПД, поименованным в п. 4.3)
Продолжить
Оставьте заявку
и мы Вам перезвоним в удобное для Вас время
это поле обязательно для заполнения
E-mail:*
это поле обязательно для заполнения
Телефон:*
это поле обязательно для заполнения
Галочка*
Спасибо! Форма отправлена