Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең бию төркеме яңа сезонны Россия атом сәнәгатенең 80 еллыгына багышланган «Эра мечтателей» масштаблы тамашасында катнашу белән ачып җибәрде. Чара «Совкомбанк арена» (элекке «Түбән Новгород») стадионында узды.
Тамашаны карый алмаганнар өчен яхшы хәбәр: 23 августта 17:15 сәгатьтә Россия-1 телеканалында кабатлау трансляциясен күрергә мөмкин булачак.